Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

60 ел сәламәтлек сагында

Безнең районда Валентина Сорина исеме таныш булмаган кеше сирәктер. Валентина Константиновна 60 ел гомерен сәламәтлек саклау эшенә багышлый. Казан медицина училищесын тәмамлаган яшь кыз Аксубай район хастаханәсе бусагасын атлап кергәч, шәфкать туташы урынының булмавы ачыклана. Шулай итеп аңа Иске Тимошкино халкына медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. Валентинага бигрәк тә эренле...

Безнең районда Валентина Сорина исеме таныш булмаган кеше сирәктер.


Валентина Константиновна 60 ел гомерен сәламәтлек саклау эшенә багышлый.
Казан медицина училищесын тәмамлаган яшь кыз Аксубай район хастаханәсе бусагасын атлап кергәч, шәфкать туташы урынының булмавы ачыклана. Шулай итеп аңа Иске Тимошкино халкына медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. Валентинага бигрәк тә эренле шешләрне чистарту һәм яраларны бәйләү ошый. Яшь шәфкать туташының хирургияне үз итүен күреп, коллегалары аны "курку белмәс" Валя дип йөртәләр.
Валентина Кәкре Күл участок хастаханәсендә дә эшләргә өлгерә. Бервакыт язгы ташу вакытында кыз аздан гына суга батып үлми. Хастаханәгә килеп җиткәч, аяклары йөрми башлый һәм ул бусагада баш табиб Вазих Сабирович янында сыгылып төшә. Бары тик оператив ярдәм күрсәтү сәбәпле генә кыз исән кала.
...Өч ел сизелми дә үтә. Валя хыялының тормышка ашуына шатланса да, шәфкать туташы булып эшләү генә аны канәгатьләндерми һәм ул 19 яшендә институтка укырга керергә карар кыла. Уку барышында алган белемен практикада ныгытып, шәһәр хастаханәләренең берсендә эшли. Ул вакытта еш күзәтелгәнчә, көзге авыл хуҗалыгы эшләре вакытында, бәрәңге алганда, үзенең мәхәббәтен, еллар үтү белән легендар хирургка әверелгән яшь студент Аркадий Соринны очрата.
... 1967 елда Сориннар юллама белән Аксубай район хастаханәсенә эшкә кайталар, ул вакытта биредә докторлар Мария Чубанова, Раиса Паненко, Владимир Галкин, Виктор Пискунов эшлиләр. Ир белән хатын коллектив белән бик тиз уртак тел табалар. Валентина рентгенолог һәм ярты ставкада фтизиатр булып эшли, травмпункт та аның җилкәсендә була. Белгеч булмау сәбәпле аңа гинекологияне дә үзләштерергә туры килә. Психотерапевт кабинеты пәйда булу белән Валентина Сорина медицинаның әлеге өлкәсен дә өйрәнә. Ул вакытта район үзәк хастаханәсе баш табибы булып эшләгән ире Аркадий Евсеевич, хатынының эшкә сәләтле булуын күреп, аңа флюорография вазыйфасын да тапшыра. 1967 елда район хастаханәсе каршында наркология кабинеты ачу турында Боерык килгәч, беркемнең дә әлеге җаваплы эшкә алынасы килмәвен күргән Сорин әлеге эшне дә хатынына тапшыра. Бу вакытка район үзәк хастаханәсендә фтизиатр пәйда булганга күрә, ул нарколог булып тулы ставкага эшли башлый. Аның каравы ВТЭК рәисе вазыйфасы йөкләнә. Аның 60 елга сузылган хезмәт юлы менә шулай бер сулышта үтә дә инде. Сорина һәрвакыт төп һөнәрен башкару белән беррәттән җәмәгать эше белән дә янып яши: медицина хезмәткәрләренең профсоюзлар район комитеты рәисе булып тора, "Пульс", "Шприц" стена газеталары чыгаруда җаваплы була.
Батыр йөрәкле, аягына өч операция кичергән Валентина Константиновнаның тормышы бүген кадет мәктәбендә белем алучы оныгы Сережаны кайгыртып үтә. Тугыз яшьлек малай җәйге каникул вакытында Аксубайга әбисе янына кайтып, аның сәламәтлеге турында кайгырта, перевязкалар ясый, даруханәдән дарулар алып кайта. Сережаның телефоннан, әбием, күңелсезләнмә, тиздән каникулга мин тагын синең яныңа кайтам, дигән сүзләрен ишетү, Валентина Константиновна өчен иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев