60 ел бер сукмактан атлыйлар
Заря авылыннан Лариса Сергеевна һәм Дмитрий Максимович Львовлар гаиләсендә истәлекле вакыйга булды.
Аларның гаилә корганнарына 60 ел тулган.
Лариса Сергеевна – Урмандеево авылыннан, авыл хатын-кызлары белән 15 яшеннән Иваново өлкәсендә торф чыгаруда катнаша. Ул авыр хезмәттән курыкмый. Авылына кайтуга, фермада, кырда эшли башлый. Дмитрий Максимович – элеккеге чик сакчысы, Чабаксар урманчылыгында урман кисүче булып эшли. Кавышып, кечкенә генә туй уздыралар, 50 нче елларда авылда тормыш авыр була.
Яшь хатын сыер савучы булып эшләвен дәвам итә, теләсә нинди һава торышында да Урмандеевога фермага эшкә йөри. Дмитрий да иртә таңнан урманга эшкә чыгып китә. Урман кисүче һөнәре җиңелләрдән түгел, ә ул үз эшенең остасы була. Бу өлкәдә ул 40 ел хезмәт куя. Урманда эшләп, табигатьнең барлык нечкәлекләрен өйрәнә. Тырыш хезмәт елларында урманчылык җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләренә һәм күпсанлы бүләкләргә ия була.
Хезмәттә, тормыш мәшәкатьләрендә үтә ул еллар. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Лариса Сергеевна һәм Дмитрий Максимович 7 бала тәрбияләп үстерәләр.
Өлкән уллары Валентин 8 нче сыйныфны тәмамлагач шәһәргә укырга китә һәм анда төпләнеп кала. Владимир гаиләсе белән Заря авылында тормыш итә, ул әти-әниләре яшәгән урамда йорт салып кергән. Владимир, әтисе кебек үк, урман хезмәткәре, урман остасы һәм шул ук участок урманчылыгында эшли. Григорий да монда гомер итә. Өч кызлары Светлана, Лена, Людмила – Аксубайда яшиләр.
Лариса Сергеевна һәм Дмитрий Максимович ата-баба йоласына тугры калып, кече уллары Николай гаиләсендә гомер итәләр. Алар ул-кызларының һәм оныкларының (Львовларның 18 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар) кадер-хөрмәтендә яшиләр.
Бриллиант туй көнендә балалары һәм оныклары алар өчен онытылмаслык бәйрәм әзерләделәр – шатлык, якты хисләр бүләк иттеләр.
Львовларны рәсми кунаклар да котлады. Бриллиант туйларын билгеләп үткән пар Аксубай муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова һәм Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев имзалаган Рәхмәт хатлары алдылар. Аларны зур гаилә әгъзалары, авылдашлары ихластан тәбрикләделәр һәм тагын озак еллар бергә гомер итүләрен теләделәр.
– Дмитрий Максимович һәм Лариса Сергеевна – безнең якта хөрмәт казанган кешеләр, – дип сөйли муниципаль берәмлек җитәкчесе Валерий Николаев. – Алар лаеклы балалар тәрбияләп үстерделәр һәм үзара ярдәмләшеп, аңлашып яшәү, тынычлык һәм татулык үрнәге булып торалар. Аларга исәнлек, иминлек һәм озын гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев