Аксубаево
  • Рус Тат
  • 40 елдан соң очрашу

    Әгәр бер очрак булмаган булса апа белән энекәш – Ольга Якимовна Сулейманова һәм Дмитрий Якимович Сандимиров һаман да Федоровка интернат эшләү дәверендә 3 йортында төрле корпусларында яшәгән булыр иделәр. Ә бит алар бер-берсеннән бары тик 30 метр ераклыкта гына булган...

    Федорока интернат-йортында Ватаннны саклаучылар көнендә ир-атлар өчен бәйрәм концерты оештыралар.Бәйрәм ахырында февраль аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрнең исем фамилияләрен яңгыраталар. Дмитрий Якимович таныш фамилия ишетеп аптырашта кала. 

    – Мин төн буе уйладым. Минем апамның исеме дә Ольга, фамилиясе һәм туган елы да туры килә. Иртән  торгач коляскам белән йори алмый торган авырулар ята торган корпуска киттем. Мин аны шунда ук тавышыннан таныдым, әле ул әзрәк чукраграк.  16 яшемә кадәр мин бу фамилия белән йөрдем, ә аннары туу турындагы таныклыкта әнием ягыннан фамилия Сандимиров икәнлеге ачыкланды. 

    Икенче көнне әлеге тарихны бөтен интернат белә иде. Интернатта яшәүчеләр һәм социаль учреждение хезмәткәрләре Ольга Сулейманова һәм Дмитрий Сандимировның очрашуы шатлыгыннан яшьләрен тыя алмады. 

    Ольга һәм Дмитрий бер атадан, әтиләренең беренче хатыныннан алты баласы була, ә икенчесеннән бары тик бер Дмитрий гына. Шулай булса да алар аралашып яши. Дмитрий – Аксубайда ә Ольга әнисе белән Рус Кармәте авылында яши. 

    Әтиләре хәмер кулланырга  ярата, аннары ул әнисен шул юлга бастыра. Еш кына өйдә хәмер эчкәч кызып китеп сугышлар, талашлар була. Әтиләре балаларын бер дә кызганмый. Дмитрий Якимович апасының Ольга ныңчукраклануын да барытик  әтиләре аркасында гына булуын сөйләде. Ул балаларны  кулына нәрсә эләгә шуның белән кыйный торган була.

    – Ольга апам бөтен гомерен бала карауга багышлый. Ул йомшак күңелле, 5 нче сыйныфта укыганда ул мине Кимга (или авылына?) кунакка чакырды. Апам бу вакытта чираттагы баласын тәрбияли иде. Ул миннән 16 яшькә олырак бит, һәм  миңа аналарча карый иде. Мин апама өйдәге хәлләр турында сөйләгәндә ул елый иде. Туйганчы ашата иде, – дип сөйли Дмитрий. – Безнең әле Ташкентта тагын бер  Нина исемле апабыз бар иде. Яшь вакытта без абый белән аның янына бардык. Аннары һәркемнең үз тормышы бар бит армиягә киттем. Әниләр Түбән Баланда авылына күчтеләр. Армиядән соң мин Яр Чаллы шәһәренә  киттем. Бераз Яр Чаллы шәһәрендә яшәгәч, мин яңадан кече ватаныма әйләнеп кайттым.  Минем бит балаларым да бар... 

    2018 нче елда Дмитрийны интернатка билгелиләр, аңа кадәр ул Түбән Баланда авылында ишеге дә тәрәзәсе дә булмаган ташландык өйдә яши. Аякларын туңдыра,  үзенә инвалид коляскасы ясый. Әлеге коляска белән ул хәтта Аксубайга да килә. Уйлары белән аның Рус Кармәте авылына Ольга апасы янына барасы килә. Кешедән ярдәм сорарга уңайсызлана, ә такси ялларга акчасы булмый. Бердәнбер транспорт – кулдан ясалган инвалид арбасы белән барып җитеп булмас дип уйлый ул. 

    – Дмитрий Якимовичны интернатка мин үзем алып килдем, - дип сөйли приют директоры Рүзилә Бәширова. – Әлеге ир-атның  салкын өйдә яшәвен, яшәү өчен бер тиен акчасы да булмавын һәм гаиләсе белән дә хәлләрнең авыр булуын ишеткәч – йөрәк сыкрады. Мин аны ике мәртәбә интернатка килергә чакырдым. Беренче чакыруымда тыңламады, балалар каршы булыр диде. Ә икенче кат чакыруыда ризалашты. Без аның документларын  яңарттык, Казан шәһәренә хастаханәгә алып бардык һәм тулы тикшеренү  үткәрдек, инвалидлык рәсмиләштерәчәкбез. Ул да йомшак күңелле кеше, бик актив, гармунда уйный. Аның янында якын кешесе булуына без бик шат. Без интернатта яшәүчеләргә өйдәге мохитне тудырырга тырышсак та , яныңда якын кешең булу тормышны икеләтә җылыта бит. 

    Башта Ольга Якимовнаның тормышы чит кеше балаларын тәрбияләүгә багышланган булса, аннары ул иске өендә ялгыз кала. Авырулар борчый башлый. 2017 нче елның 9 нчы мартында аны әлеге интернатка, авыруының төренә карап аны йөри алмый торганнар корпусына билгелиләр. 

    – Мин монда шулай яхшы булыр һәм сине очратырмын дип уйламаган идем, – дип сөйли ул Дмитрийга. – Без хәзер икәү, бертуганнар. 

    Әлеге очрашуга бөтен коллектив җыелды, безнең хәбәрчебезне дә чакырдылар. Алар шатлык яшьләрен сөртәләр утырдылар, ничек иртәрәк очрашмауларына үкенделәр күп еллар дәверендә бер районда яшәгәннәрен, хәтта елдан артык бер интернатта торуларын да искә төшерделәр. Алар белән бергә залдагы бар кеше дә елады. Апа белән энекәш тагын бергә, аларны хәзер бернәрсә дә аермаячак.  Дмитрий Якимович гармунын алып апасы өчен матур итеп уйнады. Әлеге дулкынландыргыч очрашудан Ольга Якимовнаның башы авырта башлады һәм үз корпусына ашыкты. 

    – Хәзер,  син минем кайда икәнлегемне беләсең. Кил , –  дип  елмайды ул энесенә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: