Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

40 елдан артык – агроном

Беренче карашка гади булып тоелган, әмма бик мөһим һәм кирәк булган һөнәрләр бар.

Шуларның берсе – агроном һөнәре. Хизбулла Сөнгатуллин бер вакыт нәкъ менә  шул һөнәрне сайлый һәм гомере буена аңа тугры кала. Барысы да бала чактан башлана. Үсмер чагында ул колхоз агрономы Хәниф абыйсы белән  кырлар буйлап тарантаска утырып йөрергә ярата (дөрес, аннан соң  моның өчен әтисеннән эләгә үзенә). 1973 елда 8 сыйныф тәмамлаганнан соң, Тәтеш  авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, агроном дипломы ала (яхшы билгеләренә укып чыга). Юллама буенча районга кайта. Яшь белгечне “Аксубай“  совхозына агроном-орлыкчы итеп билгелиләр.  Монда  ул 22 ел хезмәт куя һәм яшь белгечтән үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле һөнәр остасына әверелә. Ул елларда әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда иң уңышлы һәм тотрыклы предприятие була. Һәм үсемлекчелек буенча эш хуҗалыкка яхшы табыш алып килерлек итеп җайга салына. Ә агроном-орлыкчы өчен бу чорда ял көннәре дә, бәйрәм көннәре дә булмый. Дөресрәге, бары тик бер төп бәйрәм – район Сабан туен гына билгеләп үтә ул, анда  һәр елны игенчеләр белән беррәттән аның хезмәтен дә югары бәялиләр. 
– Совхоз практикасы минем өчен зур тәҗрибә бирде, – дип сөйли Хизбулла Хәбибулла улы. – Иң мөһиме игенчелектә уңыш нигезенең  беренче карашка вак-төяк булып  күренгән әйберләргә бәйле булуын аңладым. Монда барысы да мөһим – орлыклар да, җир эшкәртү алымнары да. 
90нчы еллар азагында Хизбулла Сөнгатуллинны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә күчерәләр. Аңа районның үсемлекчелек тармагы язмышын ышандыралар. Аны юкка гына сайлап алмыйлар: ул үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр яхшы белгән, практикада тәҗрибәсе зур һәм  үз һөнәренә тугрылыклы була. Иң элек баш агроном, ә еллар узгач игенчелек буенча консультант вазифасын башкарган Хизбулла Хәбибулла улы үзенә ышанычны нәтиҗәле эше белән аклый. Авыл хуҗалыгы тармагы төрле чорларны кичерә, аның нигезе – игенчелек, әмма Хизбулла Сөнгатуллин җитәкчелегендә район үчемлекчеләре үз эшләрен намуслы башкаралар һәм киләчәккә өмет белән карыйлар. Бөтен эшләре дә уңышлы килеп чыга.
Хизбулла Хәбибулла улы – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФ агросәнәгать комплексының Мактаулы хезмәткәре.
Бу көннәрдә уз үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгына 40 ел гомерен багышлаган.
– Минем өчен хезмәт һәрвакыт беренче урында булды, – дип бүлешә ул. – Аннан соң гына гаилә, йорт, хуҗалык. Без, Совет чорында үскән балалар, нәкъ менә шундый тәрбия алган. 
Алны-ялны белми хезмәт куйган елларында гаиләсе аның өчен төп терәге була. Тормыш иптәше Миләүшә Зәһидулла кызы белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар да әтиләре кебек күңелләренә якын булган һөнәрләрне сайлаганнар. Рөстәм – юрист, Ринат – төзүче. Икесе дә өйләнгән, балалары үсеп килә. Сөнгатуллиннарның өч оныклары бар. Барысының бергә мул табын артына җыелуы – ата-ана өчен иң бәхетле мизгелләр. 
– Мин Хизбулла Хәбибулла улы белән күп еллар бергә эшләдем, – дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. – Берничә буын белгечләр өчен ул яхшы остаз. Ул район үсеше өчен күп көч куйды. Кырларның структурасы аның ярдәме белән яхшырды. Шулай ук район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яхшы табыш китергән техник культураларны кертүдә дә аның хезмәт өлеше бәяләп бетергесез
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев