Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

36,6 температура түгел, ә хезмәт стажы

Аксубай үзәк хастаханәсендә эшләгән Татьяны Кузьминаның хезмәт стажы нәкъ менә 36 ел да 6 ай. Күптән түгел ул лаеклы ялга чыкты.

Ул Аксубайда туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач ул медицина белеме алырга тели.

– Медицина бик ошый иде, шуңа күрә Түбән Кама медицина училищесына укырга кердем, - дип сөйли үзе турында Татьяна Сергеевна. – Училищены тәмамлагач 1982 нче елдан алып 1985 нче елга кадәр район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. 1985 нче елда өлкән шәфкать туташы итеп билгеләделәр,шул еллардан алып пенсиягә кадәр һәм пенсиягә чыкканнансоң тагын 2 ел дәвамында эшләдем.

Татьяна Кузьмина үзенең хезмәт эшчәнлеген район хастаханәсенең балалар бүлегенә багышлаган. Һәрвакыт балалар янында булган. 37 елга якын хезмәт эшчәнлегендә авыру балаларны үз балаларын дәвалаган кебек дәвалаган.  

– Стационарга балалар әниләре белән керә иде. Әле кайчан гына бит бу әниләр үзләре бала иде, бүлеккә температура белән дә, ютәл белән дә ята иделәр ,– дип исе китеп сөйли өлкән шәфкать туташы.  

Татьяна Сергеевна үзе дә 2 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстергән, хәзер  3 оныкка дәү әни инде ул. Үткән атнада Татьяна Сергеевнаны лаеклы ялга озаттылар. Әкрен генә көтеп алынган ялга күнегеп бара, планнар төзи. Лаеклы ялдагы тормыш иптәше  белән бассейнга йөри. Вакытны бакчада үткәрү һәм урманга гөмбә җыярга йөрү өчен тизрәк яз килүен көтәләр.  

Ул бүгенге көндә лаеклы ялда булган, балалар бүлеген җитәкләгән Раиса Андреевнага киңәшләре һәм ярдәме өчен бик рәхмәтле.Аның ярдәме белән ул беренче көннәрдән үк коллективка ияләшә. Татьяна Сергеевна хезмәттәшләренең  дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмчел, аңлаучан булганнары өчен рәхмәтле. Кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булсаң – алар да шундый була диләр бит.

Районның барлык әниләре Татьяна Сергеевнаны беләләр һәм сайлаган һөнәренә тугрылы, ягымлылыгы һәм нәни пациентларга чиксез мәхәббәте өчен хөрмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев