Аксубаево
  • Рус Тат
  • 25 яшьлек фәннәр кандидаты

    Аксубай егете кандидатлык диссертациясен яклады. Бу легендар егет - Адель Купцов. Купцовлар гаиләсе Казан педагогика университетын тәмамлаганнан соң Аксубайга күчеп килә. Әти-әнисе Аксубай гимназиясендә белем бирә башлый. Әтисе математика, физика һәм сызым фәннәрен укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары була, әнисе тәрбия эшләре белән шөгыльләнә, педагог-оештыручы була. Адель Купцов 15...

    Аксубай егете кандидатлык диссертациясен яклады.

    Бу легендар егет - Адель Купцов. Купцовлар гаиләсе Казан педагогика университетын тәмамлаганнан соң Аксубайга күчеп килә. Әти-әнисе Аксубай гимназиясендә белем бирә башлый. Әтисе математика, физика һәм сызым фәннәрен укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары була, әнисе тәрбия эшләре белән шөгыльләнә, педагог-оештыручы була.

    Адель Купцов 15 яшендә Аксубай гимназиясен алтын медальгә тәмамлый. Әйтергә кирәк, малай мәктәпкә 6 яшендә бара. Үзенең укытучыларын ул рәхмәт хисләре белән генә искә ала.

    2007 елда КНИТУга (КХТИ) сәнәгать иминлеге кафедрасына укырга керә, 5 ел белем алып, уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Ярты елдан соң шул ук университетка аспирантурага керү өчен имтиханнар тапшыра. 2016 елда профессор Фидаис Гимранов җитәкчелегендә "Технологик җиһазлар бушаганда тарату шәме аша чыккан газлар нәтиҗәсен прогнозлау һәм экологик бәяләү" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Яшь техник фәннәр кандидаты "Сәнәгать иминлеге" кафедрасында фәнни хезмәткәр булып бишенче ел эшли. Ул 20дән артык фәнни язмалар авторы, шуларның икесе Scopus халыкара фәннәр базасына кертелгән.

    Фәнни кызыксынулары - математик модельләштерүнең санлы ысуллары һәм линияле булмаган оптимальләштерүнең күп параметрлы мәсьәләләре. Университетны тәмамлаганнан соң берүк вакытта сәнәгать предприятиеләре өчен техник документлар эшләү өлкәсендә дә эшли башлый.

    Аксубайлылар Адельне яхшы шахматчы буларак беләләр. 2008 елдан ул - спорт мастерлыгына кандидат, күп кенә республика ярышлары җиңүчесе һәм призеры. Россиянең шахмат федерациясе рейтингыннан бигеле булганча, ул илнең иң көчле 500 шахматчысы арасында.

    Хәзер аның гаиләсе Нурлатта яши, әтисе нефть оешмасында эшли, әнисе Нурлат аграр техникумында педагогик эшчәнлек алып бара. Сеңлесе Ангелина КДМУның дәвалау факультетын яхшы билгеләргә генә тәмамлап килә, акушерлык һәм гинекология өлкәсендәге фәнни эшчәнлеген башларга да өлгергән инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: