Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

101 яшьлек әби

Яңа Ибрай авылында гомер кичергән Минхәят Сафина олы яшьтә булуына кармастан, тормышына куанып, шатланып яши. Районның социаль хезмәт вәкилләрен дә ул яхшы кәеф белән каршылады. Социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм ЦСОН директоры Рузилә Бәширова Минхәят Шаракаевна янына җаваплы миссия-республиканың йөз яшьлек чикне атлаган кешесе буларак аңа Татарстан Республикасы...

Яңа Ибрай авылында гомер кичергән Минхәят Сафина олы яшьтә булуына кармастан, тормышына куанып, шатланып яши.
Районның социаль хезмәт вәкилләрен дә ул яхшы кәеф белән каршылады. Социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм ЦСОН директоры Рузилә Бәширова Минхәят Шаракаевна янына җаваплы миссия-республиканың йөз яшьлек чикне атлаган кешесе буларак аңа Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән бүләк тапшыру өчен килделәр. Быел ветеранга 101 яшь тулды.
...Революциягә кадәрге чорда дөньяга килеп, аңа илебезгә кичерергә туры килгән барлык вакыйгалар шаһиты булырга туры килә. Ачлык-ялангачлык та, фәкыйрьлек тә читләтеп үтми аны. Утызынчы еллар башында авылның иң хезмәт сөючән, тырыш кешеләрен, кулаклар дип кулга алып, Себергә җибәрүләрен дә үз күзләре белән күрә ул. Шуннан соң колхозлар оешкач, аны торгызу өчен бөтен көчен куеп тырыша.
Бөек Ватан сугышы вакытында яшьтәшләре белән бергә Ульян өлкәсендә окоп казый.
...Минхәяткә ана булу бәхетен тою да насыйп булмый. Аның әле яшәп калырга да өлгермәгән ире Әхмәдулла Сафин 1943 елда хәбәрсез югала.
Әмма тормыш дәвам итә... Ул үз бәхетен авылдашы Хамәтгали Шакиров белән таба, алар рәсми рәвештә язылышмыйча 50 ел бергә гомер итәләр. 1941 елның салкын кышында окоп казу эшләрендә сәламәтлеген югалту сәбәпле, аңа ана булу бәхете елмаймый. Үзенең яхшы күңелле, шаянлыгы аркасында гына, сугыштан соңгы елларда ир-атларга болай да кытлык зур булган чорда, баласыз килеш гаиләсен саклап кала ала ул. Ир белән хатын гомерләре буена төрле эшләрдә хезмәт куялар һәм һәрвакыт бергә булырга тырышалар.
... 1993 елда Хамәтгали Шакирович якты дөньдан китә һәм Минхәят Шаракаевна ялгызы кала. Ул вакытка Хәмәтгалиның беренче никахыннан туган Хәдичә исемле кызы Үзбәкстаннан туган ягына яшәргә кайтмаган булса, ул алга таба ничек гомер кичергән булыр иде икән. Изге күңелле, шәфкатьле ханым, олы яшьтәге Минхәят апаның бер ялгызы яшәвенә битараф кала алмый һәм аны үзенә ала.
...Федераль программа гамәлгә кереп, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына фатир алу мөмкинлеге тумаган булса, Минхәят апа гомеренең азагына кадәр аның өендә яшәгән дә булыр иде. Минхәят апа узган ел Аксубайда бөтен уңайлыклары булган фатирга күчте. Ә үги кызы Хәдичә монда да аны тәрбиясеннән ташламый, ул һәрвакыт аның янәшәсендә.
Кунакларны һәм алар кулындагы зур төргәктәге бүләкне күргәч, Минхәят апа шатлыктан күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев