Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туган якта үткән гомер

    Николай Становов 60 ел гомеренең бары ике елын гына туган ягыннан еракта үткәрә. Аның калган бар гомере үзе туып үскән төбәктә үтә. Николай Николаевич безнең белән әңгәмә корганда туган ягыңда хезмәт куеп гомер кичерүдән дә зур бәхет юктыр, дип билгеләп үтте. Язмыш кушуы буенчадыр инде, аңа хезмәт юлының икенче яртысында...

    Николай Становов 60 ел гомеренең бары ике елын гына туган ягыннан еракта үткәрә.


    Аның калган бар гомере үзе туып үскән төбәктә үтә. Николай Николаевич безнең белән әңгәмә корганда туган ягыңда хезмәт куеп гомер кичерүдән дә зур бәхет юктыр, дип билгеләп үтте.
    Язмыш кушуы буенчадыр инде, аңа хезмәт юлының икенче яртысында җитәкче урыннарда эшләргә туры килә. Төрле елларда Николай Николаевич янәшәсендә эшләргә туры килгән кешеләр аңа гадәти булмаган тыйнаклык хас булуын билгеләп үтәләр. Бу аның кече яшьтән үк әти-әнисе-гомер буена шофер булып эшләгән Николай Алексеевич һәм Аксубай үзәк балалар бакчасында педагог булып хезмәт куйган әнисе Ольга Григорьевна тәрбияләгән хезмәт сөючәнлек сыйфаты белән тәңгәл килгән төп сыйфаты. Армиядән соң хезмәт юлын район «Сельхозтехника» сында слесарь булып башлап, ул күпләр гомер буена хыялланган җитәкче урыннарны биләүгә ирешә. Моның өчен бер гади шарт-кешеләрне хөрмәтләү таләп ителә.
    Аксубайда СПТУ-22 һөнәри училище ачылмаган булса, Николай Становов «Сельхозтехника» да күпме эшләгән булыр иде, билгесез, 1974 елда аны бирегә производствога өйрәтү мастеры итеп чакыралар.
    ...Әлеге башлангыч һөнәри техник белем бирү учреждениесендә хезмәт куйган 31 ел, бер мизгел кебек кенә үтеп китә, вакыт үтү белән аның тырышлыгы бәрабәренә (бу вакытта инде директор сыйфатында) монда авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча урта звено белгечләре әзерләүче лицей төркеме оеша.
    Николай Станововка училище белән иң авыр чорда - 1995 елда җитәкчелек итәргә туры килсә дә, аның материаль-техник базасы күзгә күренеп ныгый, тәкъдим ителгән һөнәрләр исемлеге дә арта. Әлеге авыр чорда җитәкче шулай ук коллективның әхлаки рухын саклап калуга ирешә. Аның демократлыгы кул астында эшләүчеләргә үзләренең педагогик сәләтләрен һәм укучыларны производствога өйрәтү осталыкларын тулырак ачу мөмкинлеге бирә. Әлеге катлаулы чорда Николай Становов өчен һәрвакытта да зур билгеләнешкә ия булган гаиләсе аңа терәк була. Уллары һәм тормыш иптәше Валентина Ивановна, гомер буена аның өчен илһам чыганагы булалар.
    Һөнәри лицей җитәкчесе булып эшләгән елларда ул авыл хуҗалыгы өчен кадрлар хәзерләү белән бергә, укучыларның мөстәкыйль яраклашуына, аларның сәләтен техник иҗатта гына түгел, спортта һәм сәнгатьтә, шулай ук аларның гражданлык активлыгын формалаштыруга да аерым игътибар бирә. Ул кайчандыр популярлык казанган коллективларның иҗади отчетларында катнашудан да читтә калмый. Җитәкче дә катнашып җырлаган һөнәри училищеның ир-егетләр хоры районда иң яхшысы иде.
    Николай Становов, яшьләр училищедан белемле белгечләр генә түгел, ә теләсә кайсы мизгелдә Ватан сагына басарга әзер булган патриотлар булып чыксыннар өчен педагоглардан әлеге юнәлештә яхшы уйлап төзелгән эш системасы таләп итә.
    Николай Становов лаек булган өч төп бүләк - «Һөнәри техник белем бирү отличнигы», «Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы» бүләкләре һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы грамотасы аның педагог, лицей директоры һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе сыйфатындагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен характерлый.
    Бүген дә үтелгән елларга әйләнеп карап, башкарма комитет җитәкчесе, лаеклы гомер кичеп, 2005 елның декабрендә аңа ышаныч белдергән кешеләр һәм үзе алдында намусы пакъ булуын ачыктан-ачык белдерә ала.
    -Бер мизгел сыман үтеп киткән җиде ел эчендә, мин үземә белдерелгән ышанычны эш-гамәлләрем белән акларга тырыштым,-ди Николай Николаевич. - Ә моңа мин түгел, ә якташларым бәя бирергә тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: