Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шагыйрь, язучы, гражданин

    Казанны беренче тапкыр күргәндә, Александр Заварихинга унбер яшь була. Бу 1943 елның көзе, икенче ел барган сугышның кызган мәле генә. Әлеге шәһәргә ул оныгының киләчәге өчен борчылган әбисе Анна үтенече белән килә. Александрның бала чагы Спастан егерме километр ераклыкта урнашкан Мещеровка авылында үтә, ә моңа кадәр ул Казан турында күз...

    Казанны беренче тапкыр күргәндә, Александр Заварихинга унбер яшь була.


    Бу 1943 елның көзе, икенче ел барган сугышның кызган мәле генә. Әлеге шәһәргә ул оныгының киләчәге өчен борчылган әбисе Анна үтенече белән килә. Александрның бала чагы Спастан егерме километр ераклыкта урнашкан Мещеровка авылында үтә, ә моңа кадәр ул Казан турында күз алдына да китерми, аның турында бары тик ишетеп кенә белә. Авыл кешеләренеке кебек шәһәр халкының да тормышлары авыр булуын Александр бөтен күзәнәкләре белән тоя.
    ... Һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, яшүсмер авиация заводына 5 разрядлы слесарь булып урнаша.
    Эше күңеленә хуш килә аның. Нигездә яшьләрдән генә торган коллективта үзара ярыш мохиты хөкем сөрә. Көндезге норманы алар үтәп кенә калмыйлар, ә арттырып үтиләр.
    Сугыш тәмамлана, тормыш та акрынлап җайга салына башлый. Александрга армиягә китәр вакыт җитә. Табиблар комиссиясе аны диңгез флотына билгели.
    Кече яшьтән тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрергә өйрәнгән авыл егете "дуслык изге, мәңгелек булып саналган һәм барлык матрослар да диңгез белән яшәгән" корабль хезмәте графигына бик тиз күнегә. Балтыйк диңгезенең тозлы суында дүрт ел хезмәт болай да нык холыклы егетне тагын да чыныктыра.
    Хезмәттән соң Александр үзе эшләп киткән заводка кайта, кичке мәктәпне тәмамлый, ә аннан соң читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала.
    ... 1966 елда, КПСС өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире Александр Генеденков тәкъдиме белән, киләчәккә өмет уяткан журналист Аксубайга килә. Ул вакытта аның көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән, принципиаль мәкаләләре флот һәм завод газеталарында гына түгел, "Советская Татария" газетасында да дөнья күргән була.
    "Сельская новь" газетасында нәкъ менә аның кебек җаваплы сәркатипне көтәләр дә инде. Күпмедер вакыттан соң ул район газетасы редакторы урынбасары, ә 1979 елда редактор итеп билгеләнә. Александр Васильевич әлеге постта 1994 елга, лаеклы ялга киткәнче эшли.
    Александр Васильевич, иҗади шәхес буларак, лаеклы ялда да алтынга тиң вакытын бушка уздырырга теләми. Аның "Люблю Татарстан", "Здесь мне жить", "Для вас, влюбленные", "И солнца луч" шигырьләр җыентыклары гына түгел, ә әйләнә-тирә мохитны чагылдырган картиналары да бер-бер артлы дөнья күрде. Аның "Унес с собой тайну", "Верили, Москва разберется", "На грани перемен" проза эшләре дә пәйда булды. Әлеге китапларны кулына алган һәр кеше аларның һәрберсендә җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне кискен тоя.
    1 майда - шагыйрь, рәссам, журналист һәм гражданин Александр Заварихинга 80 яшь тула. Районда аның үсеше өчен үзенең күпьеллык хезмәте һәм иҗаты белән үзеннән зур өлеш керткән шәхеснең юбилеена лаеклы хәзерләнерләр дип ышанасы килә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: