Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пар канатлы тормыш

    Аксубай районы, Яңа Дума авылында гомер итүче Минеханиф һәм Нәсимә Зәйдуллиннарның, бергә гомер итүләренә 5 нче декабрьдә, 55 ел була. Безнең әти дә, әни дә гаиләдә иң олы бала булып дөньяга киләләр, тормышның усал җилләренә бирешмичә, бик матур гомер кичерделәр. Әтиемнең әтисе сугыш кырларында ятып кала. Әбиебез (карт әниебез) бер...

    Аксубай районы, Яңа Дума авылында гомер итүче Минеханиф һәм Нәсимә Зәйдуллиннарның, бергә гомер итүләренә 5 нче декабрьдә, 55 ел була.


    Безнең әти дә, әни дә гаиләдә иң олы бала булып дөньяга киләләр, тормышның усал җилләренә бирешмичә, бик матур гомер кичерделәр.
    Әтиемнең әтисе сугыш кырларында ятып кала. Әбиебез (карт әниебез) бер үзе 4 ир баланы тәрбияләп үстерә. Ул горур да, түзем дә, кирәк вакытта сабыр да була белгән. Гаиләдә олы бала буларак, әтиебез тракторчылар курсын тәмамлап, 16 яшендә руль артына утыра. Көнне төнгә ялгап эшләүче тырыш, эшен төгәл башкаручыны тиз күреп алалар.Урып-җыю эшләре тәмамлангач, әтигә 6 центнер бөртек бирәләр, шул көнне карт әниебез шатлыклы күз яшьләрен тыя алмыйча елый да елый.
    Үз мәшәкатьләре белән гомер дәвам итә. 1956 елның 5 нче декабрендә әтиебез белән әниебез гомер юлларын бергә бәйлиләр. Карт әниебез туйны зурлап үткәрә, кыңгыраулы пар атлар җигеп яшь парларны урам буйлап әйләндерәләр. Заманына күрә туй бик күңелле уза.
    Әниебезне кайнанасы бик тиз үз итә, әни белмәгән эшен сорап эшли, ә йорттагы зур эшләрне, бер уйда булып, бергәләп башкаралар. Әниебез дә кайнанасын бик хөрмәт итте, өй төзеп чыккач та, әти хезмәт хакы алган көнне үк күчтәнәчен илтеп кайта иде.
    Әти 45 елдан артык механизатор булып эшләде, аны районда, тирә-күрше авылларда белмәгән кеше сирәктер. Аның кырда салган салам кибәннәре әле хәзер дә күз алдымда. «Ул кибәннәр 200 метрлы була иде»,-дип искә ала әти.
    Алар бер кайчан да тик тормадылар. Кышкы озын кичләрдә әти йә киез итек асларына ямау сала, йә кемнеңдер сәгатен төзәтә, йә булмаса кер юу, тегү машиналарын ремонтлап тирә-күршене шатландыра иде. Эшне эшлисе килеп эшләделәр, яшиселәре килеп яшәделәр алар. Гомер буе берсен-берсе хөрмәт итеп, юл куешып, тормыш арбасын җигелеп тарттылар.
    Безне 2 ул, 3 кызларын яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Хәзер инде үзебез дә әти-әни булдык. Һәрберебез үз гаиләләребез белән, булганына шөкер итеп, яраткан эшләрдә эшләп, яшәп ятабыз. Әллә туган җир үзенә тартканга, әллә әти-әни догасымы, туган җиребездән еракка китеп адашмадык-дүрт бертуган Аксубайда, ә кечкенә сеңелебез авылыбызда үз гаиләләре белән яши. Һәр атнаны туган йортыбызга кайтып, әти-әни белән сөйләшеп атна буена җитәрлек рухи байлык алып киләбез. Әтиебез һәр көнне мәчеткә йөри, әниебез аны озатып, тәмле сыен өстәлгә куеп, чәй кайнатып көтеп тора.
    Шушы гаиләдә дөньяга килүемә мин чиксез бәхетлемен. Барыбыз да әти-әни тигезлегенә шатланып, тормышның мәгънәсен аңлап, алардан нур алып-балкып яшибез. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрми, бергә тату, зур гаилә булып яшәргә язсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: