Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кече Ватаныбыз һәрчак йөрәктә

    Язмыш адәм баласына төрле авыруларны биреп, аларның көчен сыный. Кемдер язмышына буйсынып, чарасызлыктан гаҗиз булса, берәүләр үзләреннән соң якты эз калдырырлык эшләр белән шөгыльләнәләр. Ирина Степанова соңгылар рәтенә керә. Физик авыруын җиңеп, ул районның зур һәм кечкенә авыллары турында фактлар һәм легендаларны бөртекләп җыеп, альбом чыгару өстендә эшли. Аның беренче...

    Язмыш адәм баласына төрле авыруларны биреп, аларның көчен сыный.


    Кемдер язмышына буйсынып, чарасызлыктан гаҗиз булса, берәүләр үзләреннән соң якты эз калдырырлык эшләр белән шөгыльләнәләр. Ирина Степанова соңгылар рәтенә керә. Физик авыруын җиңеп, ул районның зур һәм кечкенә авыллары турында фактлар һәм легендаларны бөртекләп җыеп, альбом чыгару өстендә эшли.
    Аның беренче чыгарылыш «Пентиум» компьютеры еш кына эш вакытында чыгымчыласа да, ул үзендә илһамланып эшләр өчен көч таба. -Мине кече Ватанының тарихына битараф булмаган, үз торак пунктларының тарихы турында мәгълүматлар җибәрүче кешеләр илһамландыра,-дип сөйли Ирина Михайловна. -Беренче чиратта бу-авыл җирлеге башлыклары, укытучылар һәм үз туган җирен чын күңелдән яратучы кешеләр. Бездән соң яшәүче буын өчен дә туган як тарихын белү кызыклы булыр. Туган якны өйрәнүче, үз ватанының патриоты Василий Волковның «Туган ягым-Аксубай» китабын без бүген дә дулкынланып кулга алабыз. Үземнең альбомымда җыйган материаллар әлеге китапка өстәмә булыр һәм мәктәп укучылары үз авылларының үткәне турында белеп үсәрләр дип ышанам,-ди ул.
    ...Баштан Ирина Михайловна үзе яшәгән МЮД поселогы турында тарихи мәгълүматлар гына җыярга уйлый. МЮД авылына ул педучилище тәмамлап, мәгариф бүлеге юлламасы буенча мәктәпкә эшкә килә. Биредә Ирина Степанова үзен оста математика укытучысы итеп таныта. Районда үткәрелгән иң беренче «Ел укытучысы» конкурсында шәһәрдән килгән күп еллык эш тәҗрибәсе булган педагогтан аз гына калышып, икенче урынны ала. Шул авыл егетенә кияүгә чыга, әмма көтмәгәндә килеп чыккан җитди авыру аны аяктан ега, яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр итә. Әнә шул авыртулы, газаплы көннәрендә бераз юану булсын өчен башлаган эше белән чын күңелдән мавыгып китеп, аны дәвам итәргә карар кыла. Ни әйтсәң дә, тарих тәгәрмәче бер эздән генә бармый бит. МЮД поселогы тарихы күрше борынгы авыллар Иске Мокшино, Пионер, Ахматка, бүген инде картада дакүрсәтелмәгән Понамаревка, СБМ поселогы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Өстәвенә, әлеге кечкенә авыллар барысы да бер совхозга берләштерелгән була. (Әлеге авылларда узган гасыр башында ат чаналары, арбалар ясаучы осталары яшәгәне билгеле).
    Аннан соң үзләренең оста бондарьлары белән танылган күрше Сөнчәле, Татар Сөнчәләсе, Яңа Мокшино, Иске Үзи авылларының тарихын барларга тотына. 1929 елда Яңа Үзи авылыннан аерылып чыккан Беловка, Алексеевка, Федоровка поселокларының тарихы да кызыклы тоела. Ирина үзенең туган авылы-бай тарихлы Савгач һәм Атлашкино авылларының дегет кайнату осталары турында язмыйча кала ала мени инде?
    Шулай итеп ул район тарихы белән чын-чынлап кызыксына башлый. Ә бу шөгыль, үзе әйтмешли, азга гына булса да авыруы турында оныттырып тора. Альбом-китапны төзү процессында Ирина Михайловна теге яки бу вакыйгаларга, фактларга, тәкъдим ителгән документларга һәм мәгълүматларга, легендаларга таянып эш итә, шулай ук карт кешеләрнең истәлекләрен аларның фотографияләре белән бергә теркәп куя.
    -Барлык версияләр дә яшәргә хокуклы,-ди ул,-чөнки легендалар да буш җирдә генә барлыкка килмәгәннәр бит, аларның да реаль нигезләре бар.
    Әмма, Ирина Степанова эшенең кыйммәте шунда, ул торак пунктларның тарихын бүгенге көн тормышы белән баета, экономик үсешен тасвирлаган фотографияләр белән тулыландыра. Монысы инде районның яңа тарихы, һәм чирек гасыр үткәч анысы да үткән тормыш турында сөйләүче тарих булып калачак.
    ...Ирина бүген тарихны барлау белән генә мәшгуль түгел әле. Яңа ел бәйрәме якынлашып килгәндә ул тагын бер күңелле мәшәкать-балалар өчен бәйрәм почтасы җибәрү белән мәш килә. Монысын да ул берничә ел элек үзе уйлап чыгарган һәм традициягә әйләнеп бара дисәң дә ялган булмас. Балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы балалар кыш бабайга хат яза башлаганнар инде. Аларның һәркайсының үз хыялы- кемгәдер курчак, кемгәдер тимераяк кирәк. Ләкин әлеге акциянең мөһимлеген аңлар өчен, үзеңә бала булырга кирәктер... Менә шуның өчен дә Ирина Михайловнаның үз булышчылары, даими спонсорлары бар. Ә иң төп булышчысы-кызы Евгения. Әниле-кызлы икәүләп бер бала да бүләксез калмасын өчен, бүгеннән үк кайгырталар алалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: