Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәттә табылган бәхет

    Зөлкәрнәй һәм Сәгыйдә Галимҗановлар гаиләсе белән аралашканнан соң «Авыл-тәүфыйк бишеге» дигән гыйбарәне тирәнтенрәк аңлый башлыйсың. Зөлкәрнәй Галимҗанов үзенең беренче бүләкләрен-хәрби бурычны намуслы үтәгән өчен һәм 5 километрга йөгерүдә 1 нче урын өчен бирелгән Мактау грамоталарын Керченск авиполкында вакытлы хезмәт вакытында ук ала. Ә «МЮД» совхозын еракларга таныткан ветеран-шоферның хезмәт бүләкләрен...

    Зөлкәрнәй һәм Сәгыйдә Галимҗановлар гаиләсе белән аралашканнан соң «Авыл-тәүфыйк бишеге» дигән гыйбарәне тирәнтенрәк аңлый башлыйсың.


    Зөлкәрнәй Галимҗанов үзенең беренче бүләкләрен-хәрби бурычны намуслы үтәгән өчен һәм 5 километрга йөгерүдә 1 нче урын өчен бирелгән Мактау грамоталарын Керченск авиполкында вакытлы хезмәт вакытында ук ала.
    Ә «МЮД» совхозын еракларга таныткан ветеран-шоферның хезмәт бүләкләрен санап бетергесез. Ул дүрт тапкыр «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек була, өстәвенә беренче тапкыр-хезмәт юлын башлаган-1964 елда. 1981 елда Зөлкәрнәй Галимҗанович районның иң яхшы шоферы булып таныла, ә тагын бер елдан аның исеме районның Мактау тактасына кертелә. 1984 елда социалистик ярыш йомгаклары буенча аны ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Мактау грамотасы белән бүләклиләр. 1987 елның июлендә «Хезмәт ветераны» медале тапшырыла.
    ... 80 нче елларда Зөлкәрнәй Галимҗановның фоторәсеме район газетасы битләреннән төшми.
    Ул авыл хуҗалыгы производствосының нинди генә участогында хезмәт куйса да-яңа уңыш ашлыгын, терлек яки ашлама ташуда булсынмы, эшкә җаваплы каравы, гадел һәм гади булуы белән аерылып тора.
    ... Аның ГАЗ-53 машинасы озак еллар Карасуда бердәнбер транспорт булып тора, менә шуның өчен аңа йокы бик сирәк эләгә. Ә ял итү турында сүз дә булмый.
    -Ирем Казаннан кайтып кына керә яки Нурлатка өч рейс ясап, арып-талып, бераз ял итәргә генә ята, ишеккә шакыйлар... Тагын кемне дә булса хастаханәгә яки бала тудыру йортына илтергә кирәк булып чыга иде,- дип сүзгә кушыла Зөлкәрнәй Галимҗановичның өлкән яшьтәге тормыш иптәше Сәгыйдә Сибатовна.- Башка машина булмагач, ничек баш тартасың инде? Өстәвенә, Зөлкәрнәйнең холкы да андый түгел, ул кешеләргә ярдәм кулы сузарга өйрәнгән.
    ...Галимҗановларның балалары әти-әниләренең тормышка шундый карашын күреп, киң күңелле, чит кеше бәласына битараф булмаган кешеләр булып үсәләр. Зөлкәрнәй Галимҗанов балалары белән горурлана. Фәнил-Нурлатта нефть компаниясе белгече, ул да әтисе кебек бик күп мактаулы бүләкләргә лаек булган, Фәнис тә шулай ук нефтьче, кайнар ноктада хезмәт итеп, «Сугышчан батырлыклар өчен» һәм «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан" медальләре, шулай ук СССР Хөкүмәте һәм ВЛКСМ үзәк комитеты исеменнән Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Кызлары Фәнилә белән Сәвилә дә намуслы хезмәт куялар-алар икесе дә медицина хезмәткәрләре.
    -Әти-әниебезнең безне шатландырып, озын-озак гомер кичерүләрен телибез. Туган йортка кайтып, әти-әнине сау-сәламәт күрүдән дә мөһимрәк нәрсә бар? Шуңа күрә без алар өчен барысын да эшләргә әзер,-дип сөйли Фәнис Зөлкәрнәевич.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: