Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эш белән үткән гомер

    Бүген үзенең 80 яшен тутырган Ибраһим Галиев район үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Ибраһим Әхмәтвәлиевич авыр һәи иҗади хезмәт юлы үтә. Ул сугыш алды елларында Яңа Ибрай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ибраһим кечкенә чакта ук производствода имгәнү алган әтисе урынга егыла. Әнисенең күкрәк баласын, Ибраһимның энесен күтәреп...

    Бүген үзенең 80 яшен тутырган Ибраһим Галиев район үсешенә үзеннән зур өлеш кертә.


    Ибраһим Әхмәтвәлиевич авыр һәи иҗади хезмәт юлы үтә. Ул сугыш алды елларында Яңа Ибрай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ибраһим кечкенә чакта ук производствода имгәнү алган әтисе урынга егыла. Әнисенең күкрәк баласын, Ибраһимның энесен күтәреп гаиләне туендырыр өчен акча эшләргә чыгып китүен ул бүген дә күз яшьләренә буылып искә ала. Өметсезлектән, күпме генә булса да акча алу өчен, кан да тапшыра ул, хәтта. Менә шуның өчен Ибраһимга яшьтән бил бөгергә туры килә. Мәктәптә белем алу вакыты сугыш елларына туры килә, колхозда ир-атлар кулы, атлар җитешми, техника турында әйтеп торасы да юк. Яшүсмерләр укуны авыр крестьян хезмәте белән бергә алып баралар.
    Язмышның авыр булуына карамастан, ул үзе туып-үскән авылда җидееллык мәктәпне, күрше Иске Ибрай авылында ун классны тәмамлый. Белемгә тартылу теләге белән Ибраһим Галиев Казан шәһәренә китеп эшкә урнаша һәм шуннан Совет Армиясенә алына. Ул Мәскәү янында ПВО гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядә аның хезмәт сөючән, зирәк егет булуын күреп алалар һәм кыска вакытлы кече офицер составы курсларына җибәрәләр. Солдат хезмәте үтеп, кичләрен команда составы күнекмәләренә өйрәнә ул. Өч ел хезмәт иткәннән соң лейтенант исеме алып демобилизацияләнә. Өенә кайткач клуб мөдире, ферма мөдире булып эшли. Авылның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. 1967 елда районга инструктор-оештыручы итеп алалар һәм Мәскәү югары партия мәктәбенә җибәрәләр. Шул вакытта районда киң күләмле фермалар, социаль объектлар төзелә башлый һәм аны РСУ начальнигы итеп билгелиләр. Алга таба аны Аксубай авыл советына рәис итеп сайлыйлар. Ул вакытта үзгәртеп кору һәм Аксубай эшчеләр бистәсен статуста күчерү, күп катлы йортлар, балалар бакчасы төзү, юлларга асфальт төзү эшләре колач җәя. Аксубай эшчеләр бистәсе РСФСР буенча сыйфаты буенча иң яхшы дип табыла. Монда, әлбәттә инде, аның да хезмәт өлеше зур. Ибраһим Әхмәтвәлиевич кайда гына хезмәт куйса да: урман хуҗалыгындамы, яшелчәләр киптерү заводындамы, һәркайда тырышып, намус белән эшли.
    Хезмәт еллары чорында ул күпсанлы Мактау грамоталарына, республика һәм район исеменнән Рәхмәт хатларына лаек була. Ибраһим Галиев «В.И.Ленинның тууына 100 ел» медале белән дә бүләкләнгән, ул шулай ук хезмәт ветераны, тыл ветераны булып тора.
    Хатыны Фатыйма белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
    Туган көнендә район башлыгы Камил Гилманов Ибраһим Галиевка районның социаль-икътисади үсешенә хезмәт өлеше керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: