Аксубаево
  • Рус Тат
  • Безнең терәгебез...

    «Җәннәт аналарның аяк «астында»-диелә хәдистә. Шуңа да без әле ярый яныбызда әниебез бар дип сөенәбез, чөнки аңа булган бурычларыбызны түләп бетерәсе килә. Менә тиздән Яңа Ибрай авылында яшәүче хөрмәтле әниебез Гельметдинова Факия Мотыйгулла кызына 80 яшь тула. Әниебез язмышы, аның тормышы илебез язмышына, яшьтәшләренең тормышына охшаган. Анарга әтисез ятимлек әчесен...

    «Җәннәт аналарның аяк «астында»-диелә хәдистә. Шуңа да без әле ярый яныбызда әниебез бар дип сөенәбез, чөнки аңа булган бурычларыбызны түләп бетерәсе килә.

    Менә тиздән Яңа Ибрай авылында яшәүче хөрмәтле әниебез Гельметдинова Факия Мотыйгулла кызына 80 яшь тула.
    Әниебез язмышы, аның тормышы илебез язмышына, яшьтәшләренең тормышына охшаган. Анарга әтисез ятимлек әчесен дә, сугыш еллары балаларының ачлык-ялангачлыгын да, ул чорның хезмәттәге көч җитмәслек авырлыкларын да, яшьли генә тормыш иптәше-әтиебезне югалту хәсрәтен дә күрергә туры килә.
    1937 нче елда өч сабыен, сөекле хатынын ятим калдырып каты авырудан соң Мотыйгулла бабам үлеп китә. 6 яшьтәге әнием ике энесенә апа, әнисенә зур ярдәмче-булышчы, терәк һәм киңәшче булып кала.
    Нурҗиһан әбиемнең уңган-булганлыгы аркасында әтисез ятимлелеккә, тормыш авырлыгына бирешмичә үсеп килгәндә илебездә рәхимсез сугыш башлана. Әнигә бу вакытта бары 10 яшь кенә була әле.
    Авылдагы бөтен хезмәт, барлык авырлык, ачлык-ялангачлык карт-коры, хатын-кызлар һәм әнием кебек бала-чагалар кулына кала. Түзә бит адәм баласы. Җиңә бит кеше башына килгән бу сугыш афәтен. Җиңүен җиңә, тик әле рәхәт тормыш тиз генә башланмый шул.
    7 нче сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамласа да, әнигә укырга мөмкинлек булмый. Үзеннән олырак авылдаш кызларга ияреп, көче җитәр-җитмәс килеш торф чыгару эшенә китеп бара. Өч ел торфта эшләп әнисенә, өенә кирәк-ярагын, энеләренә кием-салымын, үз тирә-ягын кайгыртып, табыштырып кайту укуга, белем алуга караганда кирәгрәк була шул.
    1952 елда әни авылыбыздагы беренче умарта тотучы, оста такта яручы, ныклы тормыш белән яшәүче Кәшаф бабамның олы улы-балта остасы, тегүче, киез итекләр басучы уңган Вазыйхка кияүгә чыга. Бик матур яшиләр әти белән әни. Дөньяга бер-бер артлы дүрт бала: ике кыз, ике малай туа... Инде илдә-көндә тормыш та җиңеләеп, матураеп, балалар да үсеп җитә дигәндә, әти авырып китә.
    Әни әтиебезне яшь бала тәрбияләгәндәй тәрбияләде, Казанның зур больницаларына дәваларга да салып карады, кыйммәтле даруларын да табарга тырышты. Юк шул, без дигәнчә түгел, 44 яшендәге әнине, әле белемле, тормышлы булмаган өч баласын калдырып әти үлеп китте. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты, нурлы булсын мәрхүмемнең. Ләкин әни бу әче хәсрәткә, әтине югалту авырлыгына да бирешмәде. Аллага шөкер дүртебезне дә укытты, икебез техникум, беребез институт, беребез урта мәктәпне тәмамлады. Ялгыз канат димәде, зурлап туйларыбызны уздырды, якын итеп сөеп-яратып оныкларын үстереште.
    Утыз ел гомерен әни авыл халкына хезмәт итүгә багышлады. Ул сәүдә өлкәсендә армас-талмас намуслы хезмәтен куйды. Халыкка кирәкле товарларны кайтару өчен Нурлат товар базасына, Аксубай, Чистай складларына кышын ат, трактор чанасында, җәен машина кузовында күп йөрергә туры килде аңа. Әле бит ул вакытларда кибетләр салкын, утын белән ягыла.
    Күргән авырлык хәсрәтләре куйган хезмәтләре, тәрбияләп үстергән балалары, оныклары өчен Аллаһының әҗер итүедер, аллага шөкер, әни бүгенгесе көндә бик бәхетле. Улы Вәгыйз, килене Гөлнурның ихтирам-игътибарын күреп, аларның кадер хөрмәте, тәрбиясендә яши. Намазын укый, уразасын тота, гамәлен кыла. Исәнлеге какшаса да, аяк-куллары сызласа да чәен куеп, ашын пешереп, улы белән килененең эштән кайтуын көтеп тора. Туган йортыңа барып, әниеңнең олы хөрмәттә яшәгәнен күрү, сөйләшеп, бергәләшеп бер чынаяк чәй эчү безнең өчен зур бәхет.
    Әниебезнең туган көненә аны котларга 9 оныгы, 8 оныкчыгы, килен-кияүләре җыелалар, аңа сәламәтлек, озын гомер телиләр
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: