Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер Гасыр яшәлгән гомер

    Иске Кармәт авылында яшәүче Нәгыймә Закирова үзенең бер гасырлык юбилеен каршылады. Биш ел элек, без Нәгыймә Раузетдиновнаны район газетасы аша 95 яше белән котлап, аның йөз яшен дә сау-сәламәт килеш каршы алуын теләгән идек. Ә Ходай Тәгалә безнең теләкләребезне ишеткән. Әлеге искитмәле тыйнак хатын-кызга озын гомер аның авыр балалык һәм...

    Иске Кармәт авылында яшәүче Нәгыймә Закирова үзенең бер гасырлык юбилеен каршылады.


    Биш ел элек, без Нәгыймә Раузетдиновнаны район газетасы аша 95 яше белән котлап, аның йөз яшен дә сау-сәламәт килеш каршы алуын теләгән идек. Ә Ходай Тәгалә безнең теләкләребезне ишеткән. Әлеге искитмәле тыйнак хатын-кызга озын гомер аның авыр балалык һәм яшьлек еллары, сигез бала тәрбияләп үстерүе өчен бирелгәндер, мөгаен.
    Юбилярга сикәлтәле тормыш юлында бик күп сынаулар аша узарга туры килә. Ул күп балалы гаиләдә туып үсә, шуңа тормыш Нәгыймәне артык иркәләми. Илебез кичергән бик күп вакыйгалар-революция, күмәкләштерү чоры, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык-ялангачлык аның да тормышында чагылыш таба. Әмма әлеге авырлыклар аның холкын чыныктыра гына. Нәгыймә апа озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшли, өй мәшәкатьләре белән идарә итәргә дә өлгерә, маллар да асрый, балаларына да игътибары җитә аның.
    Игътибарлы, яхшы күңелле, кайгыртучан тормыш иптәше Вәли Закирович аның өчен ышанычлы терәк була. Ул аңа 18 яшендә кияүгә чыга һәм бәхетле никахта алар ярты гасырдан артык яшиләр. Янәшәсендә ышанычлы ир-ат җилкәсе булмаса, кайсы хатын-кыз зур гаилә хуҗабикәсе булырга үзендә көч табыр иде икән, ә Закировлар сигез улларын да лаеклы итеп тәрбияләп үстерәләр! Иренең һәм улларының якты дөньядан иртә китүләре генә кызганыч. Узган ел өченче улын җирләгәннән соң гына Нәгыймә апа бераз бирешә башлый. Шулай да ул үзен-үзе йөртә, шаяртып та ала хәтта.
    -Безнең әниебез-мәзәк кеше,-дип сөйли аның турында килене Суфия.-Аның белән яшәве, аралашуы җиңел. Ул үзенең бөтен гомерен балаларына багышлаган гаҗәеп ана һәм кайнана.
    Ике ел элек Закировлар гаиләсе нигезендә яңа йорт пәйда булды-аны уллары Рәшит җиткерде, ә яңа өйгә беренче булып Нәгыймә апа аяк баса. Биредә аның үзенең бүлмәсе бар. Аңа карата игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә. Шәһәрдән авылга күчеп кайткан улы Рамил дә әнисенең хәлен белергә еш килә. Нәгыймә Раузетдиновнага унике онык һәм оныкчыклар бүләк иткән башка балалары да аның янында еш булалар. Әниләре, әбиләре- алар өчен тормышта да, хезмәттә дә үрнәк булып тора. Килене Суфия белән дә 16 ел инде алар әни белән кыз кебек тату яшиләр.
    Ә юбилярның озын гомерле булуының сере гади-спиртлы эчемлекләр кулланмаска, тозны чама белеп кенә файдаланырга һәм армый-талмый хезмәт куярга. Шул вакытта гына бер гасырлык юбилейны сау-сәламәт каршыларга була.
    Шул көннәрдә юбиляр туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Әлеге зур билгеләнешкә ия вакыйга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан да игътибарсыз калмады. Район башлыгы Камил Гилманов Нәгыймә әбине юбилее белән тәбрик итеп, аңа чәчәкләр бүләк итте һәм иңенә мамык шәл япты. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән Котлау хатын да укыды. Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков та әбигә бүләк тапшырды.
    Без дә аңа киләсе юбилеен да саулыкта каршылавын телибез. Ә калганнарына ул үзенең озын тормыш юлында ирешкән инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: