Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аның да хезмәт өлеше бар

    Район Советы аппараты җитәкчесе Рәхимҗан Зәйдуллин шул көннәрдә үзенең 60 еллык юбилеен эшендә һәм тормышында зур уңышлар һәм казанышлар белән каршылый. Бүгенге көндә районда җаваплы постлар биләүче күпчелек җитәкчеләр үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен гади эшчеләр-тракторчы, электрик яки шофер булып башлыйлар. Рәхимҗан да үзенең хезмәт эшчәнлеген Иске Кыязлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң...

    Район Советы аппараты җитәкчесе Рәхимҗан Зәйдуллин шул көннәрдә үзенең 60 еллык юбилеен эшендә һәм тормышында зур уңышлар һәм казанышлар белән каршылый.


    Бүгенге көндә районда җаваплы постлар биләүче күпчелек җитәкчеләр үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен гади эшчеләр-тракторчы, электрик яки шофер булып башлыйлар. Рәхимҗан да үзенең хезмәт эшчәнлеген Иске Кыязлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Вахитов исемендәге колхозда гади эшче булып башлый. Ә бүген ул районда күпләргә таныш шәхес, җиде ел дәвамында ул муниципаль район Советы аппаратын җитәкли. Республикадан, районның барлык ведомство һәм хезмәтләреннән мәгълүматлар нәкъ менә аңарга килә һәм Совет аппараты үзенә күрә җитәкчеләр һәм ниндидер дәрәҗәдә тулы район составы идарәсе «штабы» булып тора.
    Яшьлек-безнең һәрберебез өчен дә кадерле, ничек кенә авыр һәм кыен булмасын, без ул елларны канәгатьлек хисләре белән искә алабыз. Рәхимҗан 1952 елның 18 гыйнварында Кызыл Тау авылында колхозчы Зәйдуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ә авыл Советында аны 13 февральдә генә теркиләр. Менә шуңа бәйле ул елына ике тапкыр туган көн теләкләре кабул итә:
    -Мин алты яшемдә укырга бардым,-дип елмаеп искә ала Рәхимҗан Исмәгыйлович.-Укытучы Габдулла абый, биремне ясаган өчен бишле куеп, быелга сиңа шул җитә дип өйгә кайтарып җибәрде. Аны да аңларга була иде, элеккеге мәчетнең кечкенә генә бер бүлмәсендә миннән башка да 28 бала белем ала иде. Ә икенче көнне әби мине кабат мәктәпкә озатты. Ярты ел шулай дәвам иткәннән соң, мине укучылар исемлегенә кертеп, билге куя башладылар.
    Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Рәхимҗан «Сельхозтехника» да агроном булып эшли башлый, аннан соң әлеге чорда үсемлекләрне химик саклау һәм гербицидлар һәм ашламалар белән эшкәртү эшләрен башкаручы механикалаштырылган отрядны җитәкли. Үзенең сөйләвенә караганда, идарә итү эше тәҗрибәсенә, тормыш сабакларына ул Нургаяз Залаковтан өйрәнә. «Сельхозтехника»ның бүгенге йөзе, техник һәм торак төзелешләр-бу Нургаяз Мәхмүтович һәм аның фикердәшләре тырышлыгы. Аларның фидакарь хезмәте бәрабәренә гаражлар, җыю цехлары, балалар бакчасы, ашханә, торак йортлар төзелә, территория төзекләндерелә.
    Дүрт елдан соң Рәхимҗан Зәйдуллинны партия район комитетына чакыртып, районның дәүләт хәзерләүләр инспекциясен җитәкләвен үтенәләр. «Ул вакытта синең фикерең белән исәпләшеп тормыйлар иде, кая җибәрәләр, шунда эшлисең»,- дип сөйли Р.Зәйдуллин. Алга таба ул яшелчәләр киптерү заводын (1979-1982 елларда), хәзерләүләр конторасын (1982-1983 елларда) җитәкли. Ә 1983 елда аны районның иң эре хуҗалыкларының берсе-«Восход» совхозына директор итеп билгелиләр. Ә 1990 елдан алып 2005 елга кадәр 14 ел буена ул яңа оешкан «Агроснаб» оешмасы башында була. Әлбәттә инде, әлеге коры саннар артында күпме хезмәт көннәре, кешеләр язмышы, ышаныч-өмет ята. Узган гасырның 90 нчы еллары һәм 2000 еллар башында җитәкчеләрнең һәм халыкның нәрсә кичергәнен сөйләве җиңел әлбәттә, әмма икътисадый буталчыклык -буш кибет киштәләре, эшсезлек, айлар буе хезмәт хакын ала алмый интегүләр, аннан соң илнең таркалуы, дәүләт власте һәм идарәнең кризис чигенә килеп җитүен истән чыгармаска кирәк.
    Югарыда телгә алынган оешмалар һәм предприятиеләрнең чәчәк атуы район тарихында гына калды. Р.Зәйдуллин җитәкчелек иткән елларда яшелчәләр киптерү заводы ел саен диярлек күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә. Ул вакытта завод ел дәвамында тәүлек буена эшли, кешеләр сменалап хезмәт куеп, чит илләргә озату өчен суган киптерәләр, бәрәңгедән крахмал ясыйлар, һәр көнне 7 тонна ипи һәм ипи-булка әйберләре пешерәләр. «Восход» совхозында җиде меңгә якын дуңгыз, бер меңгә якын мөгезле эре терлек асрала. Бөртек фуражының гына да көнлек чыгымы 20 тоннага кадәр тәшкил итә.
    Ә «Агроснаб» директоры вазифасын биләгәндә, аңа бөтен Россияне йөреп чыгарга, Одессага, БДБ илләренә кадәр барып җитәргә туры килә, хәтта. Волгоградтан-чылбырлы тракторлар, Белоруссиядән-тәгәрмәчле тракторлар, башка төбәкләрдән авыл хуҗалыгы агрегатлары, тракторлар өчен запас частьлар алып кайталар. Махсус эш киемнәре, авыл хуҗалыгын алып бару өчен кирәкле җиһазлар һәм материаллар да «Агроснаб» аша кайтарыла. Әлбәттә инде, илдә икътисадый буталчыклык елларында әлеге оешманың бөтен көче районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм предприятиеләр коллективларына ярдәм итүгә юнәлтелә.
    Ә 2005 елның мартында район башлыгы Илһам Вәлиев Рәхимҗан Зәйдуллинга район Советы аппараты җитәкчесе вазыйфасын тәкъдим итә. Шул көннән алып җиде ел вакыт үткән. Ул шулай ук районның яңа җитәкчесе Камил Гилманов командасында да кала. Аның һәрвакыт тәртипле, тыйнак, теге яки бу җитәкчеләргә карата түземле булуы белән күпләр килешерләр, мөгаен.
    Шунысы куанычлы, ниһаять, районда уңай якка үзгәрешләр күзәтелә башлады, җирле властьны ничек кенә ачулансалар да, авыл кешеләренең тормыш шартлары яхшыра, юллар, торак төзелә, күпчелек авылларның йөзе, перспективасы үзгәрә... Монда аның да хезмәт өлеше бар!
    Рәхимҗан Зәйдуллинның әтисе Исмәгыйль Заһидулла улы да үзеннән соң матур эз калдырды. Колхоз рәисе булып эшләгән елларда Кызыл Тау авылында-башлангыч мәктәп, клуб, фермалар, Иске Кыязлыда-авыл мәдәният йорты, мехмастерскойлар, ындыр табагы төзелә, ул эшләгән вакытта төзелгән ферма хуҗалыклары бүген дә бар әле. Аның изге эшләрен санап бетергесез.
    Намуслы һәм фидакарь хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән тырыш хезмәте өчен Рәхимҗан Зәйдуллин «ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек була, «Казанның 1000 еллыгына», «Җирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
    Алар тормыш иптәше белән татулыкта яшәп, бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр, югары белем бирәләр. Тиздән беренче сыйныфка укырга баручы оныкларына карап, шатланып бетә алмыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: