Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һаман йөрәктә

    Тормыш иптәшем Фатыйма Исмәгыйль кызы Сафинаның (Сәлахова) тууына 70 ел тулуга багышлана. Фатыйма дүртенче бала булып, колхозчы гаиләсендә, 1941 елның 21 декабрендә дөньяга килә. Әтисе Исмәгыйль сугыш башлануның беренче көннәрендә үк сугышка китә. Әнисе Шәмсенисага берсеннән-берсе яшь 3 бала кала. Олы улы Хәсәнгә 7, Һадига 5, Халисәгә 3 яшь. Шулар...

    Тормыш иптәшем Фатыйма Исмәгыйль кызы Сафинаның (Сәлахова) тууына 70 ел тулуга багышлана.


    Фатыйма дүртенче бала булып, колхозчы гаиләсендә, 1941 елның 21 декабрендә дөньяга килә. Әтисе Исмәгыйль сугыш башлануның беренче көннәрендә үк сугышка китә. Әнисе Шәмсенисага берсеннән-берсе яшь 3 бала кала. Олы улы Хәсәнгә 7, Һадига 5, Халисәгә 3 яшь. Шулар өстенә дүртенчегә авырлыда була әле.
    Менә шул бәләкәчләрне ялгыз ана тәрбияләп үстерә, ачлыктан алып калып авылның 7 еллык мәктәбендә белем алып чыгарга мөмкинлек тудыра. Әтиләре Исмәгыйль исә Сталинград янындагы каты сугышларның берсендә геройларча һәлак була. Шулай итеп Фатыйма үз гомерендә бер мәртәбә дә әтисенә «әти» дип дәшә алмый. Яшьтәшләренә караганда ябык, чандыр гәүдәле булганга Фатыйманы әнисе 10 яшендә генә, 1951 елда авыл мәктәбенә укырга кертә. Укуда тырышлыгы, тапкырлыгы аркасында сыйныфташларына үрнәк укучы, ударник булып Шәрбән җидееллыгын тәмамлый.
    Авылда урта мәктәп булмагач, иптәшләре белән, ул вакыттагы Тельман районы Яңа Әлмәт урта мәктәбенә 25 чакрым җәяүләп йөреп өч ел укырга туры килә аңа. 1960 елда урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап, өлгергәнлек атесттатын ала. Ул кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана, тик теләге никадәр көчле булса да, югары белем алу өчен укытырга әнисенең мөмкинлеге булмый шул.
    Язмыш кушкандыр күрәсең, шул елны аны мәктәпкә өлкән пионер вожатые итеп эшкә керергә чакыралар. Әлбәттә, бу хәлгә әнисе дә, Фатыйма да бик шатланып ризалашалар. Ул яшьләрчә энергия белән, шатланып эшкә керешә. Шул вакытта әкренләп институтка керергә әзерләнә башлый.
    1962 елда Казан Дәүләт педагогия институтына уңышлы экзамен бирә һәм химия-биология факультетына читтән торып укырга кереп әнисен, туганнарын шатландыра. Шуннан соң инде I курс студенты Фатыйманы РОНО беренче класска укытучы итеп кабул итә. Эшләп укып, КДПИ ны 1968 елда уңышлы тәмамлап, яңадан туган мәктәбендә балаларга химия фәне серләрен ачарга керешә. Ул чордагы укытучылар мәктәптә балаларга дәрес бирү белән генә чикләнмиләр, төрле җәмәгать эшләренә тартылалар иде. Лектор , радиогазета секретаре, һәр сайлауда комиссия секретаре хезмәтләрен дә Фатыймага ышанып тапшыралар. Район, республика күләмендә уздырылган химия олимпиадаларында Шәрбән урта мәктәбе укучылары Фатыйма җитәкчелегендә актив катнаштылар. 1969 елда ул Шәрбән мәктәбенә укыту мөдире итеп билгеләнә һәм 12 ел дәвамында, шул йөкне алып бара.
    Р.К.Беляев исемендәге Шәрбән мәктәбен тәмамлаган уннарча укучылар илебезнең төрле өлкәләрендә җаваплы, дәрәҗәле эшләрдә эшлиләр. Алар арасында галимнәр, фән кандидатлары, Социалистик хезмәт геройлары, атказанган агрономнар, намуслы хезмәтләре белән авылыбызның, мәктәпнең горурлыгы булып торалар. Монда мәктәп коллективының, шул исәптән Фатыйманың да лаеклы өлеше бар, әлбәттә. Хөкүмәтебез аның хезмәтен югары бәяләде. Ул РСФСР ның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемнәргә лаеклы булды. Озак еллар намуслы эшләгәне өчен Хезмәт ветераны медален алуга иреште.
    Фатыйма сабыр холыклы, принципиаль, үз-үзләренә, хезмәттәшләренә таләпчән, гадел һәм юмарт кеше иде. 2006 елның 26 октябрендә, бер елга сузылган каты авырудан ул безнең арабыздан мәңгелек йортка күчте. тик әле ул һаманда исән кебек. Менә быел 22 декабрьдә аңа 70 яшь тулган булыр иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, аллаһым аңа җәннәтләреннән урын насыйп итсен иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: