Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алтмыш ел иңгә-иң куеп

    Кайчакта кешеләр язмышы үтә дә кызыклы килеп чыга. Менә бер-берсен бөтенләй белмәгән егет белән кызның тормыш корып, Герасимовлар гаиләсенә нигез салынган көннән алып төгәл алтмыш ел вакыт үткән. Без аларда бриллиант туйлары алдыннан булдык. Гаиләдә тантанага әзерлек бара иде. Ир белән хатын чәй өстәле артында тормышка аяк баскан көннәрен искә...

    Кайчакта кешеләр язмышы үтә дә кызыклы килеп чыга.


    Менә бер-берсен бөтенләй белмәгән егет белән кызның тормыш корып, Герасимовлар гаиләсенә нигез салынган көннән алып төгәл алтмыш ел вакыт үткән.
    Без аларда бриллиант туйлары алдыннан булдык. Гаиләдә тантанага әзерлек бара иде. Ир белән хатын чәй өстәле артында тормышка аяк баскан көннәрен искә алдылар. Бүген әлеге вакыйгалар аларда елмаю хисләре генә уята. Ә нинди авырлыклар, кыенлыклар аша үтәргә туры килүе-бары тик аларның үзләренә генә билгели.
    Өйләнергә теләп, кәләшенә тәкъдим ясаганда Василий Федоровичка егерме тулып узган була. Әмма туй була дигәндә генә кәләш кияүгә чыгудан баш тарта һәм егеткә тормыш иптәше итеп сайлау өчен ашыгыч рәвештә башка берәүне эзләргә туры килә. Ул Савгачка туганнарына кунакка килгән Марияне очраклы гына күреп ала. Кызны шул көнне үк көчләп диярлек кияү йортына алып киләләр. Ә берничә көннән Иске Саврушта гөрләтеп туй итәләр.
    Барысы да чуаш халык йолаларын үтәп башкарыла. Чуаш милли туй киеменә киенгән кыз «кәләш җырын» башкара. (Мария Ефремовна әлеге туй киеме детальләрен бүгенге көнгә кадәр саклый, чөнки ул гаилә һәм тарихи ядкарь). Аларны язмыш үзе бәйләгән һәм бүгенге көнгә кадәр саклап киләдер, мөгаен. Шулай да, Василий Федорович һәм Мария Ефремовнага тормышта авырлыклар да күп очрый. Аларның бала чагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Василий малай чагыннан ук колхозда хезмәт куя. Ә Мария Ефремовнаны 15-16 яшьләрдә колхоздан Татарстанның Кама арты зонасына урман кисәргә җибәрәләр. Кызлар ачтан интексәләр, туңсалар да түзәләр. Объектка җитәкчеләр килгәндә, бригадирлар балигъ булмаганнарны авыр эшләргә җәлеп иткән өчен җәза алудан куркып, кызларны качырып торалар. Мария Ефремовна ул вакытларны күз яшьләре белән искә ала.
    Ике елдан соң гаиләдә беренче бала дөньяга килә, ә аның артыннан бер-бер артлы тагын биш бала аваз сала. Алар дүрт малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы балта остасы да, терлекче дә була. 1969 елда аны колхоздан Кама автомобиль заводы төзелешенә эшкә җибәрәләр. Зур төзелештән ул Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән кайта. Мария Ефремовна төрле эшләрдә эшли, балалар тәрбияли. Алар барысына да үз көчләре белән ирешәләр, балалары үскән йортны да алар биш ел дәвамында үзләре төзеп керәләр. Балалары бервакытта да биткә кызылык китермиләр, бала чактан хезмәт сөючән, мәрхәмәтле булып үсәләр. Тормышта үз урыннарын табып, үзләре балалар үстереп, тормыш юлына бастырганнар. Әби-бабалары алар өчен иң кадерле һәм хөрмәткә лаек кешеләр. Герасимовларның бүгенге көндә 14 оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Өлкән балалары төрле шәһәрләрдә төпләнгәннәр, ә кече малайлары Геннадий белән Иван әти-әниләренең ышаныч-терәкләре булып Иске Саврушта яшиләр. Балалары, оныклары Герасимовлар йортында еш кунак.
    Василий Федорович һәм Мария Ефремовна бер-берсенә терәк, иптәш булып, оныкларына ярдәм итеп матур гына яшиләр. Әлеге бәхет һәм озын гомер аларга Ходай тарафыннан бирелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: