Аксубаево
  • Рус Тат
  • Агачларның телен белүче оста

    Газетабызны укучылар Чәтрән авылыннан чыккан күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, артистлар һәм башка һөнәр ияләре турында газетабызда басылган күпсанлы мәкаләләр аша беләләр. Бүгенге язмабыз бу көннәрдә үзенең 85 яшен тутыручы Чәтрәнле Әнвәр Кәбиров турында. Әнвәр ага үсемлекләр, агачлар телен белүче, аларга җан өрүче оста икән. Аның белән сөйләшү барышында, безнең...

    Газетабызны укучылар Чәтрән авылыннан чыккан күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, артистлар һәм башка һөнәр ияләре турында газетабызда басылган күпсанлы мәкаләләр аша беләләр. Бүгенге язмабыз бу көннәрдә үзенең 85 яшен тутыручы Чәтрәнле Әнвәр Кәбиров турында.


    Әнвәр ага үсемлекләр, агачлар телен белүче, аларга җан өрүче оста икән. Аның белән сөйләшү барышында, безнең карашка урманда үсеп утырган агачны кисеп аударганнан соң аның өчен яшәү бетте кебек исәпләнсә дә, моның һич алай түгеллеген, бу агач материалының оста кулларга эләгеп күп гасырлар дәвамында кешеләргә хезмәт итәрлек әйбер-җиһазларга, инструментларга әверелә алуын аңлыйсың.
    Әнвәр Галимҗан улы Кәбиров 1927 елның 25 мартында Чәтрән авылында туган. Аның да балачак һәм үсмер еллары илебез тарихының авыр, михнәтле сугыш алды һәм сугыш елларына туры килә. Бишенче сыйныфны тәмамлауга колхоз малларын көтү, зурлар белән бергә җир сөрү, иген уру, урман кисү, агач ташу кебек авыр эшләрне башкарырга туры килә аңа.
    «Сугыш башланганда мин, миннән берничә яшькә генә олырак булган тракторчы Сабиров Ибраһим абыйда прицепщик булып эшли идем. Көннәрдән бер көнне Ибраһим абыйга сугышка чакыру кәгазен без эшли торган басуда китереп бирделәр. Хәтердә, ул тракторын миңа калдырып, сугышка китте»-дип искә ала Әнвәр абый.
    Авыр сугыш еллары үтә тора. Күпме авылдашларының һәлак булуы, хәбәрсез югалуы турындагы «кара», кайгы кәгазьләре үзәкләрне өзә. Әнвәрнең әтисе Галимҗан да сугыштан бик каты яраланып, култык таяклар белән кайта. Чират Әнвәрнең яшьтәшләренә дә килеп җитә, аның елгылар берәм-берәм армиягә алына торалар.
    Шөкер, Әнвәргә сугыш кырларында дошман белән йөзгә-йөз очрашырга туры килми. Әмма сугыш еллары авырлыклары яшь егетне чын ватанпәрвәр итеп җитлектерә. 1945 елның көзендә ул үз теләге белән ФЗО мәктәбенә китә. Сугыш вакытында Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнгән авиация заводы (22 нче завод) каршындагы 1 нче санлы ФЗО да сигез ай дәвамында агач эшкәртү осталыгына өйрәнә. Курсларны тәмамлаган егет-кызларны союзның төрле төбәкләренә эшкә җибәрәләр. Әнвәрләр төркемен СССР Министрлар Советының 1 нче санлы мебель фабрикасы директоры урынбасары Мәскәүгә алып китә. 1946 елның июненнән 1970 елның апреленә кадәр үзенең һөнәри осталыгын арттыра-арттыра шушы илкүләм атаклы предприятиедә хезмәт куя. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре Мазуров, Пельше, Подгорныйларның заказлары буенча җиһазлар ясап урнаштыра. СССР хөкүмәте рәисе А.Н. Косыгинга ата-бабасыннан мирас булып калган, берничә гасырлык җиһазларны ике ай ярым дигәндә реконструкцияли. Хуҗаның рөхсәте белән бер музыка инструментында «реконструиктировал А.Кабиров» дигән тамга калдыра. Бу хезмәтләре өчен аның гаиләсенә бәхет елмая-Мәскәүнең үзәгендә Үзәк Комитет һәм хөкүмәт аппараты чиновниклары белән бер йорттан өч бүлмәле фатирга ордер бирелә.
    Агач эшләре остасы турындагы хәбәрләр Мәскәүнең күренекле язучылары, сәнгать кешеләре арасында да тарала. Ул Роберт Рождественский, Юрий Нагибин, Владимир Симонов, М. Растропович, Арно Бабаджанян, космонавт Владимир Комаров һ.б. күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләренең фатирларын, дача-йортларын бизи.
    Аның гаилә архивында бик күп күренекле шәхесләр белән төшкән фотосүрәтләр, аларның рәхмәт йөзеннән тапшырылган автографлы бүләкләре саклана. Дөньякүләм танылган музыкант Мстислав Растропович турында Әнвәр Галимҗан улы болай дип искә ала: «Ул минем яшьтәш иде. Беренче очрашуыбызда ук ике арада яхшы, дустанә мөнәсәбәт башланып китте. Мин Миша дип таныштырдым үземне. Ә ул, юк алай булмый, в дальнейшим ты для нас с Галиной (Вишневская) «Анвар дус», димәсенме?! Шулай итеп алдагы гомеребездә мин бу искиткеч интелегентлы, мәдәниятле гаиләнең дусты булдым».
    -Хатыным Сарман ягыннан, татар дөньясының моң чишмәсе Илһам Шакиров белән күрше авылдан иде. Әминә мәрхүмәм әдәбият-сәнгать җанлы кеше буларак, татар әдәбияты классиклары әсәрләрен дә, яңа табадан төшкән заман язучыларының әсәрләрен дә күп укыды. Аның моңлы җыры әле дә колагымда яңгырап тора. Татар радиосын даими тыңлап барып, нинди яңа матур җыр ишетсә, шуны отып алып, Мәскәүдәге татар дусларыбызга беренчеләрдән булып җырлар күрсәтер иде,-дип моңсуланып искә ала Әнвәр ага тормыш иптәше турында..
    Бервакыт Илһам Шакиров Мәскәүгә концерт белән килгән иде. Безгә концертка чакыру билеты җибәргән. Минем Растроповичта эшли торган вакытым. Концертка бару көнендә эшемне калдырып иртәрәк китәргә җыендым. Ул, кызыксынып, минем иртәрәк китүемнең сәбәбен сорады, берәр төрле күңелсезлек юктыр бит, диде. Мин татарларның күренекле җырчысы Илһамның килүе һәм бүген аның концертына барачагыбызны әйттем. Бердә көтмәгәндә ул, әгәр мөмкин булса, бу концертка бергәләп барырга теләге булуын белдерде. Дөрестән дә, бу концертка без бергәләп бардык. Зур концерт залы шыгрым тулы, Растроповичка урын юк. Шулай да ул концертны карау теләгеннән кире кайтмады, концертны сәхнә пәрдәсе артындагы урындыкка утырып карады. Илһам чын мәгънәсендә илһамланып җырлады. «Кара урман» көен бер нинди музыкаль инструмент катнашыннан башка башкарды. Зал аяк үрә басып, дәррәү алкышлады. Соңыннан Растропович Илһамга: «Илһам, ты убил меня своим «Кара урманом» диде, дип искә ала Әнвәр. Мстислав Растропович хәтта АКШ та яшәгән вакытында Әнвәр дустын онытмый, хатлар яза, тәбрикләр юллый, бүләкләр җибәрә. Мин Әнвәр Галимҗан улыннан агач эше осталыгы сезгә каян килде икән дип сораган идем. Ул, нәселдәндер диде. Нәселебездән Миншакир, Хамәтгата, Минһаҗ, Исмәгыйль Кәбировлар авылыбызның агач эше осталары иде. Әтием Галимҗанның бу эшкә осталыгын бала чактан ук күреп үстем. Ул ясаган тәгәрмәчле агач ат белән үзенең ишле балалары гына түгел, урамыбыздагы берничә буын балалары уйнап үсте. Алар бүген дә әле бу агач атны сагынып искә алалар. Әтием кулы белән агачтан ясалган, астына тимер куелган агач-тимераяк, кул тегермәне авылның «Туган як» музеенда әле дә саклана.
    Әнвәр Кәбиров гомеренең 66 елын илебез башкаласында яшәп, илебез, халкыбыз өчен хезмәт куйган якташыбыз.
    «Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир», дип җырлана бит җырда да ди Әнвәр Галимҗан улы».
    66 елдан соң, яңадан туган авылы Чәтрәнгә бөтенләйгә кайтты.
    «Ходай биргән гомернең калган өлешен туган җирдә яшәп, ата-бабаларым янәшәсендә мәңгелек урын булса иде,- дип тели ул. Без дә аңа бәхетле картлык телибез!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: