Аксубаево
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт биргән

    Аксубайлы ришвәт биргән өчен штраф салу сыйфатында җинаять җәзасына тартылды. Агымдагы елның июнендә юлда ул хәрәкәт иткән автомобильне дәүләт автоинспекторы туктата. Салонны тикшергәндә, тиешле документларсыз, гомуми күләме 150 литр тәшкил иткән 4 канистра ягулык-майлау материалы табыла. Машина йөртүче аны кайдан алуын, кая алып баруын аңлатып бирә алмый, аның каравы полиция...

    Аксубайлы ришвәт биргән өчен штраф салу сыйфатында җинаять җәзасына тартылды.

    Агымдагы елның июнендә юлда ул хәрәкәт иткән автомобильне дәүләт автоинспекторы туктата. Салонны тикшергәндә, тиешле документларсыз, гомуми күләме 150 литр тәшкил иткән 4 канистра ягулык-майлау материалы табыла. Машина йөртүче аны кайдан алуын, кая алып баруын аңлатып бирә алмый, аның каравы полиция хезмәткәренә 2 мең сум күләмендә акча тәкъдим итә. Хезмәткәр ир-атка ришвәт биргән өчен җинаять җаваплылыгы янавын аңлатырга тырыша. Шулай булуга да карамастан, машина хуҗасы 2 мең сум акчаны хезмәт автомобиле утыргычында калдыра. Дәүләт автомобиль инспекторы опер төркемне чакырта. Ришвәт бирү факты беркетмә белән рәсмиләштерелә, эш мировой судьяга тапшырыла. Ришвәт бирүче үз гаебен таный. Сентябрь аенда хөкем карары чыгарыла - ир-ат 10 мең сум күләмендә штраф салу сыйфатында җәзага тартыла. Шулай ук 2 мең сум акчасыннан да колак кага - ришвәт акчасын дәүләт файдасына йолып алалар.

    Фото: day.org.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: