Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ятьмә белән балык тотсаң – җәза срогы аласың

    Татарстанда "Уылдык" операциясе бара. Массакүләмле уылдык чәчү чоры күзәтелгән - 15 апрельдән 15 июньгә кадәр буаларда һәм сулыкларда биологик су ресурсларын канунсыз кулга төшерү белән бәйле кагыйдә бозулар аерым контрольгә алына. Уылдык чәчү чорында кармак белән балык каптыру - тыелмаган. Әмма, браконьерлар әлеге чордан файдаланып, буа һәм елгаларда ятьмәләр дә...

    Татарстанда "Уылдык" операциясе бара.

    Массакүләмле уылдык чәчү чоры күзәтелгән - 15 апрельдән 15 июньгә кадәр буаларда һәм сулыкларда биологик су ресурсларын канунсыз кулга төшерү белән бәйле кагыйдә бозулар аерым контрольгә алына.

    Уылдык чәчү чорында кармак белән балык каптыру - тыелмаган. Әмма, браконьерлар әлеге чордан файдаланып, буа һәм елгаларда ятьмәләр дә салалар. Ә бит уылдык чәчү чоры - асылда табыш актив калыккан алтын вакыт. Әгәр дә аларны саклау чаралары күрелми икән - димәк бу киләчәктә балыкларның кимүе турында кайгыртмау дигән сүз.

    - Браконьерлык масскүләм уылдык чәчү чорында һәрвакыт балыкларга куркыныч тудырды, - дип билгеләп үтә хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча районара бүлек җитәкчесе Николай Крайнов. - Шуңа бәйле сак режимы көчәйтелде, канунсыз кәсепкә каршы көрәш буенча оператив төркемнең тәүлек әйләнәсе рейд эше оештырылды.

    Николай Крайновка полиция хезмәткәрләре генә түгел, шулай ук ирекле кешеләр дә ярдәмгә килә. Нәкъ менә ирекле ярдәм итүчеләр белән һәр көнне буаларга чыгулар оештырыла - "Уылдык" операциясе чорында гына да Садыкау авылында - 10, Уткинода - 5, Ибрайда - 2, Трудолюбовода - 2, Сөлчә елгасында 3 ятьмә салу очрагы ачыкланды. Аксубайда балык сатучылар аерым контрольгә алынды, аларның барысы да җаваплылык турында кисәтелгән.

    Аксубай районында 18 буа бар, районда Зур Сөлчә, Кече Сөлчә, Чирмешән елгалары ага.

    Һәр факт турында мәгълүматлар полициягә тапшырыла. Уылдык чәчү чорында балык тоту - җинаять булып санала.

    Уылдык чәчү урыннарында яки аларга миграция юлларында биологик су ресурсларын канунсыз кулга төшерү (балык тоту), РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә, физик затларга йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр чордагы башка кереме күләмендә штраф бирүне, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрүне, яисә алты айга кадәр кулга алуны үз эченә ала.

    Әгәр дә ки мондый гамәл алдан килешенгән яки оешкан төркем тарафыннан кылына икән, штраф күләме биш йөз мең сумга кадәр арта яки хөкем ителүченең бер елдан алып өч елга кадәр чордагы башка кереме күләмендә исәпләнелә, яисә билгеле вазифа биләүне тыю хокукы белән яки чикләүсез ике елга кадәр срокка мәҗбүри эшләргә җибәрү каралган.

    Әгәр сез су объектларында ятьмә кую яки аларны салдыру шаһитләре буласыз икән, 02; 2-72-06 телефоннары буенча Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә яки 8-9172806347 кәрәзле телефон номерыннан шалтыратып, хайваннар дөньясын саклау инспекторы Николай Крайновка хәбәр итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: