Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вәхшиләрчә үтерүдә шикле хатын-кыз эзләүдә

    Аксубай районының МЮД поселогында кеше үтерелгән - 76 яшьлек хатын-кыз мәете үзе яшәгән йортның идән астында табылган. - Бу турыда беренчеләрдән булып гомере өзелгән карчыкның кызы чаң суга - 18 март көнне ул әнисенең хәлен белергә килә, әмма капкада терәүгә юлыга, авылларда гадәттә, өйдә юклыкны искәртеп, агач таяк куеп калдыралар....

    Аксубай районының МЮД поселогында кеше үтерелгән - 76 яшьлек хатын-кыз мәете үзе яшәгән йортның идән астында табылган.

    - Бу турыда беренчеләрдән булып гомере өзелгән карчыкның кызы чаң суга - 18 март көнне ул әнисенең хәлен белергә килә, әмма капкада терәүгә юлыга, авылларда гадәттә, өйдә юклыкны искәртеп, агач таяк куеп калдыралар. Өй ишеге дә йозакка бикләнгән булып чыга, әмма сарайда һәм верандада ут яна. Куркуга төшкән хатын участок вәкиленә мөрәҗәгать итә. Әбине күршеләре соңгы тапкыр 15 март көнне күргәннәр, - дип шәрехләде җәмәгать иминлеге буенча полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Өйне тикшергәндә, әби йоклаган карават тузылган була, бүлмәдә дә тәртипсезлек сизелә.

    Көч кулланып үтерелгән хатын-кыз мәете үзе яшәгән бүлмәнең "онытылган" идән астында табыла. Өстәвенә идән астына төшә торган урын, беркайчан да ачылмаган сыман, келәм белән капланган була.

    Оператив-тикшерү төркеме вакыйга урынында зыян күрүченең битендә якынча дүрт тапкыр кадалган-киселгән яралар булуын ачыклый. Тикшерү төркеменең якынча фаразларына караганда, яраларның канга охшаш куе кызыл төстәге таплар булган кухняда табылган балта белән ясалуы ихтимал.

    Зыян күрүче 1967 елгы улы һәм аның 1988 елгы өйдәш хатыны белән бер йортта яши. Ир яшь хатын белән интернет аша таныша, 2016 елның ноябрендә хатын аның янына яшәргә килә, хәтта пропискага да керә. Ир 9 март көнне, никахсыз хатынын әнисен карарга калдырып, акча эшләргә китә. Полиция хезмәткәрләре бу хатын-кызның җинаять кылуда катнашы булуына шикләнәләр.

    Игътибар, эзләнә:

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан 1988 елның 4 гыйнварендә туган, Чита өлкәсе, Чита районы, Сивяково авылы кешесе Набиева Лилия Александровна эзләнә. Элек ул Ангарск шәһәре, 33 Микрорайон урамы, 7 йорт, 101 фатир адресы буенча яшәгән.

    Үтерүдә шикле хатын-кызның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 02 яки 2-72-06 телефоны буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге кизү частенә шалтыратуларын үтенәбез.

    Фото: www.ipnews.in.ua

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: