Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уяулык – иминлек нигезе

    Район Советының чираттагы утырышында террористик гамәлләрдән саклану көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Бу дөньядагы оператив хәлләрнең катлаулануына һәм экстремизмга каршы тору линиясе буенча Россия Федерациясе территориясендәге хәлне тотрыксызландыру буенча экстремистик лидерлар планына бәйле. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе Илгиз Алмакаев белән әлеге юнәлештә районның тиешле хезмәтләре...

    Район Советының чираттагы утырышында террористик гамәлләрдән саклану көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең берсе булды.


    Бу дөньядагы оператив хәлләрнең катлаулануына һәм экстремизмга каршы тору линиясе буенча Россия Федерациясе территориясендәге хәлне тотрыксызландыру буенча экстремистик лидерлар планына бәйле. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе Илгиз Алмакаев белән әлеге юнәлештә районның тиешле хезмәтләре һәм ведомстволары тарафыннан нинди чаралар күрелүе турында сөйләшәбез.

    -Көч структуралары һәм ведомстволар үзләре генә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тора алмыйлар билгеле, аның җәмгыятьнең уртак эшенә әверелүе мөһим, - дип саный Илгиз Алмакаев. - Безнең структурага район кешеләре иминлеген саклау бурычы һәм алар өчен җаваплылык йөкләнгән. МВД бүлегенең шәхси составы һәм ярдәмче аппарат эше нинди дә булса җинаять кылырга планлаштырган затларны һәм шулай ук шуңа бәйле оператив кызыксыну уяткан мәгълүматларны тараткан кешеләрне ачыклауга юнәлгән. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан шәхси объектлар, шулай ук зур куркынычлылык янаган, социаль һәм белем бирү объектларының сакланышын көчәйтү буенча чаралар күрелгән ( әлеге объектларга таләпләр кискен - хәвеф төймәсе, видеокүзәтү камералары белән җиһазлану, объектларга кискен кертү режимы булдыру). Өстәвенә таләпләр территорияләргә, таныш булмаган затларны, предметларны, бәреп калдырылган машиналарны тикшерүгә дә кагыла. Территориягә, бинага өстәмә керү һәм чыгу юлларын һәрвакыт бикләп торырга һәм кирәк булганда гына ачарга.

    -Бүген җәмгыятьтә дини оешмалар сыйфатында эш йөртүче радикаль агымнар аз түгел...

    -Кызганыч, хәзерге заманда динне, минималь көч һәм чыгымнар тотып, дәүләтне эчтән җимерү мөмкинлеге биргән корал урынына куллана башладылар. Шуны аңлатып үтәргә кирәк, бу агымга бары тик яшь буын гына җәлеп ителмәгән. Район территориясендә экстремизм-терроризм линиясе буенча эзләүдә булган затлар, экстремистик характердагы яшьләр, этник хәрәкәтләре юк, әмма, шуңа да карамастан, уяулыкны югалтырга ярамый. Безнең мәчетләрдә, чиркәүләрдә тыныч, дин әһелләре традицион динне генә пропагандалыйлар.

    -Традицион булмаган дин агымы кешеләрен ничек танып белергә соң?

    -Исламның радикаль агымына бирелгән затлар башта үзләрен ислам диненең чисталыгы өчен көрәшкән кебек тоталар - аларның беренче гамәлләрендә кан кою да, рәхимсезлек тә сизелми. Беренче карашка алар сәламәт тормыш рәвеше алып барган кебек тоела, җәмгыять тәртибен бозмыйлар, әмма шул этапта ук мөселманнар җәмгыятендә болганчыклык тудыралар: дини йолаларда яңа кагыйдәләр кертергә тырышалар. Икенче этапта, көрәштәшләр табып, билгеләнгән дәүләт төзелешенә каршы фикерләр, хөкүмәткә каршы канәгатьсезлек белдерә башлыйлар, шуның белән бергә кешеләрне экстремистик һәм террористик гамәлләргә җәлеп итәргә тырышалар. Алар дәлил буларак китергән әдәбиятта каршылыклар күп. Традицион булмаган исламчылар үз идеологияләре файдасына сүрәләрдән өземтәләр, Коръән аятьләрен кисеп алып, мисаллар китерүдән дә чирканмыйлар. Әгәр дә әлеге аятьләрне тулысынча мисал итеп китерсәң, бу вакытта инде аларның радикаль исламчыларның фикерләренә каршы килгән тулы мәгънәсе ачыла. Әдәбиятта да, сөйләмнәрендә дә кешенең аңын томалауга программалаштырылган алымнар һәм технологияләр кулланыла. Әлеге алымнар исламның радикаль агымында гына түгел, шулай ук, мисалга, "Свидетели Иеговы" кебек христиан секталарында да кулланыла. Әлеге агымнарның барысын да ниндидер аңлашылмаган иганәчеләр финанслый. Беренче этапта кешеләр, акчага хирыслык кичереп, аңлашылмаган финанс ярдәмен кабул итәләр, беренче карашка бу бернинди дә җинаять кылу түгел, алмашка бары тик аларның карашларын, фикерләрен пропагандалау гына сорала. Ә аннан соң, үзләре дә сизмәстән, финанс бәйсезлек хәлендә калалар, вакыт үтү белән бу аларны боерыкларны үтәргә мәҗбүр итә. Менә шуның өчен якыннарыгызның үз-үзләрен тотышына игътибар итегез, аларның традицион диннән баш тартуларын сизгән очракта сез, киңәш сорап, районның дин әһелләренә яки хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.

    Шикле яки элек Төньяк Кавказ территориясендә яшәгән, Сүриягә, Әфганстанга, Пакыстанга, Иракка, Согуд Гарәбстанына, Йеменга, Мисырга чыккан кешеләр турында хокук саклау органнарына хәбәр итүдән курыкмагыз. Урман массивларында шикле ятакларга, ату урыннарына, хуҗасыз пакетларга, сумкаларга тап булганда, бу турыда ашыгыч рәвештә хәбәр итегез. Үзләренең керемнәре, кулланылган телефон номерлары, Интернетка чыгу өчен файдаланылган компьютерларын яшергән затларның да үз-үзләрен тотышы шик уятырга тиеш. Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, нефть һәм газ үткәргечләре, электр үткәргеч линияләре, тимер юллар, дәүләт учреждениеләре белән кызыксынган, әлеге объектларны фотога яки видеога төшергән, хакимият органнары вәкилләренә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бәйле мәгълүматлар җыярга тырышкан затларга карата да уяу булырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: