Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәгәрмәчләрне урламасалар да, тишеп киткәннәр

    16 нчы июньнән алып 5 нче июльгә кадәр вакыт эчендә Аксубай эчке эшләр бүлеге тарафыннан 256 хәбәр һәм гариза алынган. Шуларның 10 сы җинаять буларак карала. 7 - урлау, 2 - алдау, 1 - башка кешенең милкенә аңлы рәвештә зыян салу очрагы теркәлгән. Полиция бүлегенә Нурлат-Кузайкино трассасында урнашкан "Айвенго" кафесының...

    16 нчы июньнән алып 5 нче июльгә кадәр вакыт эчендә Аксубай эчке эшләр бүлеге тарафыннан 256 хәбәр һәм гариза алынган.


    Шуларның 10 сы җинаять буларак карала. 7 - урлау, 2 - алдау, 1 - башка кешенең милкенә аңлы рәвештә зыян салу очрагы теркәлгән.
    Полиция бүлегенә Нурлат-Кузайкино трассасында урнашкан "Айвенго" кафесының бухгалтеры мөрәҗәгать итте. 3 яшь егет биредә мең ярымлык ашамлыкка заказ бирәләр һәм бер тиен дә түләмичә чыгып югалалар.
    Электр линияләрен тикшергән вакытта хезмәткәрләр Чув. Енорускиносы авылы янында билгеле бер аралыкта тимерчыбыкларның булмавын күрәләр.


    Район үзәгендә берәү ГИБДД инспекторына мөрәҗәгать итә. Ул үзенең банк карточкасы салынган акча янчыгын югалтуын һәм пин-кодының да анда булганлыгын әйтә. Аның телефонына «картадан акча алалар» дигән хәбәр килә. Әлеге мәгълүмат полиция бүлегенә тапшырыла, полиция хезмәткәрләре банк янына тиз арада барып җитеп, картадан акча алып торучы 2 ир-атны тоткарлыйлар.
    Үзең су эчкән коега төкермә, дигән гыйбарәне еш кына онытып җибәрәләр. Иске Кармәт авылында нәкъ менә шундый хәл күзәтелгән - авылдагы су башнясыннан билгесез кешеләр түблер һәм электр чыбыкларын алып китәләр.
    Районның кайбер авыл хуҗалыгы формированиеләрендә әле дә мөлкәтне һәм терлекләрне саклау мәсьәләсе контрольгә алынмаган. Агрофирмаларда исә бу эшкә бик җаваплы карыйлар, территорияне коймалар белән әйбәтләп әйләндереп алалар, техника махсус паркларга куела, видеокамералар урнаштырыла. Нәтиҗә дә күз алдында - алар караклардан зыян күрми. Әмма күпчелек хуҗалыклар моны санга сукмый.
    Күптән түгел генә "Сөт иле Аксу" агрофирмасының сак башлыгы Тимошкино кырында калдырылган БДМнан ике тәгәрмәч, 8 май шланглары, штуцер урлануы турында хәбәр итте. Әйберләрнең югалу вакыты да төгәл билгеле түгел, кайдадыр 13 еннән - 18 нче июньгә кадәр аралыкта дип әйтте. Аның турында бөтенләй онытмаулары гаҗәп тоела.
    Районда яңадан терлекләр югалу очрагы теркәлгән Сидул-Ерыклы авылы территориясендә кичке савым вакытында "Аксубай" агрофирмасының 2 савым сыеры җитешмәве ачыклана. Икенче көнне Чистай районына кергән Ишәле авылы янындагы урман буенда югалган малларның сөякләре табыла.
    Төнгегә урамда калдырыла торган машиналарга да куркыныч яный. Машина хуҗалары җәйге төннәр бик кыска, ул арада берни дә булмас, дип уйлап ялгышалар. Язын алар бу ваемсызлыкларын юллар начар булуга сылтаганнар иде. Әмма кәкре куллы кешеләр бер дә йоклап ятмыйлар, алар елның теләсә кайсы фасылында үзләренә "шөгыль" табалар.
    Төзүчеләр урамында өй каршында калдырылган "Мазда" машинасының 4 тәгәрмәчен дә тишеп киткәннәр.
    Барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла. Әгәр сезгә алда күрсәтелгән яисә башка җинаятьләр турында нәрсә булса да билгеле булса, 02, 2-72-06; 2-79-74 телефон номерлары аша Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: