Аксубаево
  • Рус Тат
  • Талау гамәле өчен хөкем иттеләр

    Аксубайда үзара сөйләшеп һәм көч кулланып кеше талауда катнашкан егетләрне хөкем иттеләр. Февраль аеның бер кичендә Алексей, өендә булып, дуслары Федор һәм Геннадийга шалтырата һәм бергәләшеп Виктордан акча талап алырга тәкъдим итә (исемнәр үзгәртелгән). Геннадий һәм Федор Алексейның тәкъдиме белән килешәләр һәм шул вакыттан соң барлык кара эшләрен бергә киңәшеп...

    Аксубайда үзара сөйләшеп һәм көч кулланып кеше талауда катнашкан егетләрне хөкем иттеләр.

    Февраль аеның бер кичендә Алексей, өендә булып, дуслары Федор һәм Геннадийга шалтырата һәм бергәләшеп Виктордан акча талап алырга тәкъдим итә (исемнәр үзгәртелгән).

    Геннадий һәм Федор Алексейның тәкъдиме белән килешәләр һәм шул вакыттан соң барлык кара эшләрен бергә киңәшеп эшлиләр. Шул ул көнне, төнлә Алексей һәм Федор Викторны 3 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгына керү юлында туктатып, анардан акча таләп итәләр. Ләкин Виктор кире кага. Шунда Федор Викторның битенә йодрыгы белән суга. Алексей һәм Федор Викторны кулыннан өстерәп мәйданчык уртасына - футбол кырына алып керәләр һәм анда аларга Геннадий да кушыла, ул Викторны кыйный башлый. Өчәү алар Викторның кесәсеннән акча янчыгын, кәрәзле телефонын һәм 5 мең сумга якын акчасын талап алалар. Таланган әйберләр һәм акчаны дуслар бергәләп кулланалар. Әлеге эшне карау вакытында Алексей һәм Геннадий үз гаепләрен тулысынча таныйлар. Гаепләнүче Федор - яртылаш кына.

    Аксубай районы суды гомуми режимдагы төзәтү колониясенә Алексейны - 3 ел да 8 айга, Геннадийны - 2 елга, Федорны - 2 елга хөкем итте. Гаепләнүчеләр югары хөкем органына аппеляция шикаяте бирделәр. Ләкин Татарстанның Югары суды Аксубай районы суды карарын үзгәрешсез калдырды, аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде.

    Фото: pravdaurfo.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: