Аксубаево
  • Рус Тат
  • Суррогатны кибетләрдә һәм юлларда тикшерәләр

    Ел башыннан Аксубай районының хокук саклау органнары хезмәткәрләре 85 литрдан артык алкоголь продукциясен йолып алган. Шуның 11 литры - өй шартларында җитештерелгән һәм 22 литры - Казахстан аракысы. Россия МВД Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән опервәкиле Алексей Ионов сүзләренә караганда, 8 ай эчендә...

    Ел башыннан Аксубай районының хокук саклау органнары хезмәткәрләре 85 литрдан артык алкоголь продукциясен йолып алган.

    Шуның 11 литры - өй шартларында җитештерелгән һәм 22 литры - Казахстан аракысы.

    Россия МВД Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән опервәкиле Алексей Ионов сүзләренә караганда, 8 ай эчендә Аксубай районында 1200 профилактик рейд уздырылган, 329 сату объекты тикшерелгән.

    Совет чорында алкоголь әйберләренә рөхсәтне чикләүгә чакырылган коры закон алкоголь куллануга каршы көрәш чарасы булып торса (халыкны шул рәвешле айнытырга тырышканнар), хәзер исә аңа каршы суррогат продукциясен куллану аркасында агуланган һәм, хәтта үлем очраклары теркәлү сәбәпле көрәшәләр.

    Районда алкоголь продукциясен, сыраны һәм тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча, составында башкарма комитет, Дәүләт алкоголь инспекциясе, контроль-хисап органнары вәкилләре булган мобильле төркем актив эшли. Алар полиция хезмәткәрләре белән берлектә ел башыннан 238 уртак профилактик рейдлар уздырганнар. Ә районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә 871 берәмлек автотранспортны ялган аракы ташуга каршы тикшергәннәр.

    Фото: bnkirov.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: