Аксубаево
  • Рус Тат
  • Суррогат эчеп агуланалар

    Ярты ел эчендә генә республикада 423 кеше суррогат белән агуланган. Үткән елда агуланучылар саны күбрәк булган - 670 кеше. Суррогат аракы эчеп республикада 136 кеше вафат булган. 2015 елда алар саны 185 не тәшкил иткән. - Димәк, суррогат аракы эчеп һәр 3 көн саен ике татарстанлы үлә, - дип билгеләп...

    Ярты ел эчендә генә республикада 423 кеше суррогат белән агуланган.

    Үткән елда агуланучылар саны күбрәк булган - 670 кеше. Суррогат аракы эчеп республикада 136 кеше вафат булган. 2015 елда алар саны 185 не тәшкил иткән.
    - Димәк, суррогат аракы эчеп һәр 3 көн саен ике татарстанлы үлә, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше торышын контрольләү буенча видео режимда узган Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев. - Барлык ведомстволарга да алкогольнең законсыз әйләнеше тармагындагы хәлне контрольләүне көчәйтергә кирәк.
    Аксубайның үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда: алкоголизм диагнозы белән 33 кеше диспансер күзәтүендә тора. Табибларның консультатив күзәтүендә - 15 кеше.
    Татарстанда ялган аракының таралуына каршы көрәштә әһәмиятле юнәлешләрнең берсе - ул аны чиста аракы белән кысырыклап чыгару. Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән опервәкил Алексей Ионов сүзләренә караганда, Аксубай районында ярты ел эчендә 955 профилактик рейд уздырылган, шуларның 202 сендә Дәүләт алкоголь инспекциясе, башкарма комитет, контроль-күзәтү органнары вәкилләре катнашкан. Рейдлар барышында 19 кеше - өйдә җитештерелгән алкоголь саткан өчен, 2 се - алкогольне законсыз сатканы өчен, 1 се ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш алкоголь продукциясе саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган. Канунсыз әйләнештән 76 литр алкоголь һәм составында спирт булган продукция йолып алынган. Суррогат саткан өчен ике җинаять эше ачылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: