Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шартлаткычны идән астында саклаган

    Аксубай районы суды Яңа Ибрай авылы кешесе, 50 яшьлек Г. га карата гаепләү карары чыгарды. Аксубай районы прокуратурасы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, 2015 елның декабрендә хатын-кыз Яңа Ибрай авылына кергән юлда тукталыш эскәмиясендә банкалар белән пакетка тап була. Соңрак тикшерү бүлеге хезмәткәрләре ачыклаганча, банкаларда шартлаткыч матдәләр була. Ханым табышы турында...

    Аксубай районы суды Яңа Ибрай авылы кешесе, 50 яшьлек Г. га карата гаепләү карары чыгарды.

    Аксубай районы прокуратурасы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, 2015 елның декабрендә хатын-кыз Яңа Ибрай авылына кергән юлда тукталыш эскәмиясендә банкалар белән пакетка тап була. Соңрак тикшерү бүлеге хезмәткәрләре ачыклаганча, банкаларда шартлаткыч матдәләр була. Ханым табышы турында хокук саклау органнарына хәбәр итмичә, аны өенә алып кайтып, идән астына яшерә.

    Февраль аенда полиция хезмәткәрләре Г. ханымның йортын тикшерәләр һәм шартлаткыч матдәләр салынган ике банканы йолып алалар.

    - Гаепләнүче Г. үз гаебен тулысынча таныды, аның гамәле шартлаткыч матдәләрне законсыз табу, саклау һәм йөртү буларак квалификацияләнә, - дип аңлатма бирде Аксубай муниципаль районының прокурор урынбасары Лариса Горожанкина. - Суд аны бер елга сынау срогы һәм ун мең сум күләмендә штраф түләттерү белән, шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итте.

    Фото: komi-news.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: