Аксубаево
  • Рус Тат
  • Наркоманиягә каршы

    Майның 26сыннан 29нчы июньгә кадәр Татарстан территориясендә наркотик чараларны куллануга һәм аларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш юнәлешендә наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза. Акция республика территориясендә наркотикларга бәйле хәлне сәламәтләндерүне һәм шулай ук наркоманиянең һәм наркоҗинаятьләрнең җәелүенә каршы көрәш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының, гражданнарның...

    Майның 26сыннан 29нчы июньгә кадәр Татарстан территориясендә наркотик чараларны куллануга һәм аларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш юнәлешендә наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза.

    Акция республика территориясендә наркотикларга бәйле хәлне сәламәтләндерүне һәм шулай ук наркоманиянең һәм наркоҗинаятьләрнең җәелүенә каршы көрәш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының, гражданнарның һәм халыкның көчен берләштерүне максат итеп куйды.

    Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республика акциясе кысаларында наркотикларга каршы көрәш юнәлешендә актив эшчәнлек алып баралар. Алар яшьләр күпләп җыелган урыннарга, авыл клубларына тикшерү рейдлары ясыйлар. Аннан тыш, полиция хезмәткәрләре район мәктәпләрендә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга һәм үсмерләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт уятуга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәләр.

    Фото: молодежь-югры.рф

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: