Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кредиторлар төнлә шалтыратырга тиеш түгелләр

    2014 елның июленнән "Куллану кредиты (займ) турында"гы Федераль закон гамәлгә керәчәк һәм ул әлеге датадан соң төзелгән куллану кредиты килешүләренә карата кулланылачак. -Куллану кредиты бирү өлкәсе зур үсеш алуга карамастан, үзара мөнәсәбәтләрне көйләү буенча махсус закон әлегә кадәр юк иде. Махсус закон булмау еш кына кредит алучының хокукларына тискәре йогынты...

    2014 елның июленнән "Куллану кредиты (займ) турында"гы Федераль закон гамәлгә керәчәк һәм ул әлеге датадан соң төзелгән куллану кредиты килешүләренә карата кулланылачак.

    -Куллану кредиты бирү өлкәсе зур үсеш алуга карамастан, үзара мөнәсәбәтләрне көйләү буенча махсус закон әлегә кадәр юк иде. Махсус закон булмау еш кына кредит алучының хокукларына тискәре йогынты ясый,-дип сөйли Аксубай районы прокуроры Илдус Хәйруллин. -Әлеге закон физик затларга куллану кредиты бирү буенча мөнәсәбәтләрне көйли (эшмәкәрлек максатларында булмаганда) һәм профессиональ дәрәҗәдә (ягъни елына кимендә дүрт кредит бирүчеләр) куллану кредиты бирүче барлык финанс оешмаларына кагыла.

    Әлеге закон профессиональ кредит бирүчеләрдән аермалы буларак, үз хезмәткәрләренә заем бирүче җитәкчеләргә генә кагылмый
    Яңа закон кредит алучының аны бирү, файдалану һәм кайтару шартлары турындагы барлык төгәл мәгълүмат алуга хокукын ныгыта. Аңарда аларның шактый зур исемлеге китерелгән. Әлеге мәгълүматлар кредит бирү турында гаризалар кабул итү урыннарында урнаштырыла. Закон нигезендә атап үтелгән мәгълүматлар урын алган документларның күчермәләрен алырга да мөмкин (бушлай яки күчермә ясаган өчен түләп). Куллану кредитының килешү шартлары билгеләнгән, аны төзү тәртибе регламентлаштырылган. Кредиторларга хокукый-норматив актлар белән билгеләнгән йөкләмәләрне үтәгән өчен, шулай ук, кредитор фәкать үз мәнфәгатьләрендә генә эш иткән хезмәткәр һәм алар нәтиҗәсендә заем бирүче өчен аерым мөлкәт байлыгы тудырылмаган хезмәтләр өчен түләү алу тыела. Займның тулы суммасына түләүнең тәртибе языла. Исәп-хисап ясау өчен түләүләрнең исемлеге билгеләнә. Закон нигезендә, килешүнең беренче битендә кредитның тулы суммасы турындагы мәгълүмат ачык шрифт белән язылырга тиеш.
    100 мең һәм аннан да зуррак суммада кредит биргәндә, кредит алучыны аның килешү буенча йөкләмәләрен үти алмау мөмкинлеге һәм әгәр барлык займнар буенча гомуми түләү күләме еллык керемнең 50 процентыннан артыгын тәшкил иткәндә аның өчен штраф санкцияләре каралуы турында кисәтергә кирәк.
    Килешүдә ике як та, кредиторның заем бирүчегә карата дәгъвасын хәл итә ала торган судны билгели ала (заем бирүче урнашкан төбәк чикләрендә).
    Гражданнарның кредит алудан баш тарту һәм аны вакытыннан алда кайтару хокукы билгеләнә. Беренчесе кредит бирүгә кадәр мөмкин. Бу хакта кредиторны кисәтергә генә кирәк. Моңардан тыш, акча алганнан соң 14 календарь көн дәвамында (максатчан кредитлар буенча-30 көн) заем бирүче, кредиторны алдан ук кисәтмичә, акчадан файдаланган вакыт өчен генә процентларын түләп, бөтен сумманы кайтара ала. Башка очракларда кредиторга акчаны кайтаруга кадәр 30 көн алдан хәбәр итәргә кирәк (килешүдә азрак срок та күрсәтелә ала). Кредитны алдан кайтару өчен штраф түләтү каралмаган.
    Заем килешү буенча неустойканың гомуми күләмен чикләми. Кредит бирүче, түләү 60 көн дәвамында кертелмәгәндә, 180 көн дәвамында кредитны процентлар белән кайтаруны таләп итә ала.
    Әгәр дә килешүдә тыелмаган булса, кредит бирүче бурычны коллекторларга күчерә ала. Коллекторларның бурычлылар белән үзара мөнәсәбәтләренең алымнары билгеләнгән. Атап әйткәндә, кредит алучыга төнлә килергә яки аңа шалтыратырга ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: