Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көнләшү, кома, үлем

    Аксубайда яшәүче 42 яшьлек ир-ат сигез ел гомерен кырыс режимлы колониядә үткәрәчәк. Шамил Екатерина белән гражданлык никахы белән яшәгән, икәүләшеп алар Шамилнең беренче никахтан туган балигъ булмаган баласын тәрбиялиләр. Хәвеф гадәти гаугадан чыга. Быелның гыйнвар аенда ул танышларына аш бүлмәсе гарнитурасын җыярга ярдәм итә һәм спиртлы эчемлек эчкәннән соң сөйләшкәндә,...

    Аксубайда яшәүче 42 яшьлек ир-ат сигез ел гомерен кырыс режимлы колониядә үткәрәчәк.

    Шамил Екатерина белән гражданлык никахы белән яшәгән, икәүләшеп алар Шамилнең беренче никахтан туган балигъ булмаган баласын тәрбиялиләр. Хәвеф гадәти гаугадан чыга. Быелның гыйнвар аенда ул танышларына аш бүлмәсе гарнитурасын җыярга ярдәм итә һәм спиртлы эчемлек эчкәннән соң сөйләшкәндә, янәсе, хатыны аңа хыянәт итә, дигән сүзләрне отып ала. Шамил моның сәбәпләрен эзләргә дә теләми. Төшке аштан соң өенә кайткач, Екатеринаның телефоннан сөйләшүен күреп ала. Озак уйлап тормыйча, ул хатынның кулыннан телефонны тартып ала һәм аны чәченнән сөйрәп йөри, кыйный башлый. Ханым хәленнән килгәнчә каршы тормакчы була, әмма исерек, нәрсә кылганын аңламаган иргә каршы тора алмый. Ачуы чыккан Шамил хатынның башына, муенына, күкрәк читлегенә кыйный, муеныннан чылбырын тартып эзгәндә, ияген җәрәһәтли. Хатынының бүлмәдә яткан ОСП материаллары өстенә китеп егылганы да ир-атны туктата алмый.

    Хәле тәмам беткән ханым чак кына диванга барып ята ала.

    Караңгы төшкәч һәм ир туганы кайткач, Ш. хатынны уятып карый, ләкин ул бернәрсәгә дә тәэсир итми. Ир-атлар ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Ханымга китерелгән тән җәрәхәтләрен медицина хезмәткәрләре ике биткә язганнар - теш казнасы, борыны, кабыргалары сынган, бөтен тәне җәрәхәтләнгән... Башына иң зур зыян килгән - баш миенә кан йөгерү сәбәпле ханым аңын югалта. Аңына да килә алмыйча, өч тәүлек үткәннән соң, Екатерина Аксубай хастаханәсендә җан тәсмин кыла. Судмедэкспертиза хезмәте чыгарган нәтиҗә буенча, нәкъ менә башына зур зыян килү үлемгә китергән.

    Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә генә таныса да, аның гаебе тулысынча расланды. Яклаучы якны хөкемдар ителүче үз-үзен белештермәгән килеш җинаять кылган, дигән фикерен кире какты. Судмедэкспертиза нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Шамил бернинди психик авырудан интекми. Аксубай район суды аны кеше гомере өчен аеруча куркыныч булган һәм кеше үлеменә китергән гамәле өчен сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Сигез яшьлек баласын бу дәвердә әбисе тәрбияләячәк.

    Гаепләнүче югары суд органына шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Татарстан Югары судының хөкем коллегиясе Аксубай районы суды карарын үзгәрешсез калдырды.

    Фото: d1.izvestia29.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: