Аксубаево
  • Рус Тат
  • Караклар йокламый

    Район Советының чираттагы эшлекле дүшәмбесендә Россия МВДның Аксубай районы бүенча бүлеге җитәкчесе Илнар Кама-лиев районның агросәнәгать комплексы объектларыннан милек урлаулар хакында сөйләде. Узган елда район авыл хуҗалыгы формированиеләреннән - складлар, машина-трактор паркларыннан, милекчелек формала-рына бәйсез рәвештә, хуҗалык итүче субъектлар агрофирмаларының ындыр табакларыннан 33 урлау теркәлгән, шуларның 15е ачыкланмаган. Сүз уңаенда,...

    Район Советының чираттагы эшлекле дүшәмбесендә Россия МВДның Аксубай районы бүенча бүлеге җитәкчесе Илнар Кама-лиев районның агросәнәгать комплексы объектларыннан милек урлаулар хакында сөйләде.


    Узган елда район авыл хуҗалыгы формированиеләреннән - складлар, машина-трактор паркларыннан, милекчелек формала-рына бәйсез рәвештә, хуҗалык итүче субъектлар агрофирмаларының ындыр табакларыннан 33 урлау теркәлгән, шуларның 15е ачыкланмаган. Сүз уңаенда, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бер үк объектларда урлаулар даими кабатлана.

    2015 елда "Сөт иле Аксу"ның Кәкре Күл бүлекчәсендә ике тай урлау факты ачыклана - терлекчегә агрофирма атын тулысынча ышандыралар. Ә ул ике ел рәттән аның тайларын саткан. Җитәкчелек тарафыннан бернинди дә контроль булмаган. Шул ук аг-рофирманың Ленин исемендәге бүлекчәсендә фермада эшләүче терлекче ханым алты айга кадәрле ике бозау урлый. Узган елда "Сөлчә" агрофирмасы фермасыннан бер бозау югала. "Аксу Агро" агрофирмасында машина-трактор паркында торган авыл хуҗалыгы машиналарыннан даими рәвештә запас частьларне салдырып алалар. Узган елда шулай ук ындыр табакларында да урлау очраклары теркәлгән.

    Район территориясендәге урлаулар кайчакта ягадан килгән кешеләр тарафыннан да кылына, тик нигездә бу гамәлне җирле ха-лык, ферма, склад, машина-трактор парклары хезмәткәрләре кыла.

    - Кылынган һәр җинаятьтән соң без товар-материаль кыйммәтләр тәүлек әйләнәсенә сак астында торсын өчен җитәкчелеккә тиешле күрсәтмә чыгарабыз. Милекне саклау максатларында объектларда видеотеркәү һәм янгын сагы сигнализациясе чарала-ры урнаштырырга киңәш итәбез. Авыл хуҗалыгы формированиесе җитәкчеләре безгә хилафлыклар бетерелде, сак һәм берке-телгән милекне саклау өчен кирәк булган барлык эшләр дә башкарылды, дип хисап бирәләр. Ә чынлыкта исә урлаулар даими кылынып тора - җитмәсә, тикшерү эшләре барышында ачыкланганча, җинаять кылынганда объектларда сак, ә кайбер биналарда хәтта ишекләрдә йозаклар да булмый. Урлауларга юл куйган сәбәпләр дә, шартлар да бетерелмәгән булып чыга. Әгәр дә, әйтик, авыл хуҗалыгы машиналарына, орлык фондына, ашламаларга дәүләтнең, терлекчелек тармагын үстерү программалары кыса-ларында терлекчелек тармагына ярдәм иткән кебек, шактый суммада субсидия бирүен исәпкә алсаң - үзеңә беркетелгән милек сакланышына шундый караш әрәм-шәрәм итү дип санала.

    - Дөресен генә әйткәндә, кайбер очракларда авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчелек составы тарафыннан тиешле контроль булмау, битарафлык ришвәтчелек гамәлләренә бәйле фикер тудыра, - дип билгеләп үтте районның баш полицей-ские.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: