Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җинаять урынында тотылган

    Полиция һәм Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең төнге рейды бораулау җайланмаларыннан детальләр урлаучыларны тотарга ярдәм итте. Аксубай-Трудолюбово юл чатында күрше Нурлат районы кешесе идарә иткән КамАЗ машинасы туктатылган. Машина кузовында документлары булмаган бораулау җайланмаларының насос шлангалары табыла. Машина йөртүче, аның иптәше һәм автомобиль Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә китерелә. Нефть компаниясенә...

    Полиция һәм Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең төнге рейды бораулау җайланмаларыннан детальләр урлаучыларны тотарга ярдәм итте.

    Аксубай-Трудолюбово юл чатында күрше Нурлат районы кешесе идарә иткән КамАЗ машинасы туктатылган. Машина кузовында документлары булмаган бораулау җайланмаларының насос шлангалары табыла. Машина йөртүче, аның иптәше һәм автомобиль Россия МВДның Аксубай районы бүлегенә китерелә. Нефть компаниясенә 204 мең сумлык зыян салынган. Тикшерү эшләре алып барыла.

    Фото: images.follownews.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: