Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ике атнада – алты сәрхүш

    Полиция хезмәткәрләре район юлларында алты исерек машина йөртүчене ачыклаган. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев билгеләп үткәнчә, юлда исерек машина йөртүче - җаваплылык сыйфатында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне генә түгел, шулай ук зур күләмдә штраф түләүне дә үз эченә алган җитди административ кагыйдә бозу. Автомобиль руле...

    Полиция хезмәткәрләре район юлларында алты исерек машина йөртүчене ачыклаган.

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев билгеләп үткәнчә, юлда исерек машина йөртүче - җаваплылык сыйфатында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне генә түгел, шулай ук зур күләмдә штраф түләүне дә үз эченә алган җитди административ кагыйдә бозу. Автомобиль руле артына утырган исерек йөртүче бер ел ярымнан ике елга кадәр вакытка машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә һәм утыз мең сум штраф салына. Машина рулен исерек иптәшенә тапшырган очракта да, транспорт хуҗасын шундый ук җәза көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: