Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игътибар: Эзләнә

    6 мартта 20:00 сәгать тирәсендә Аксубай бистәсенең Горький урамында урнашкан "Ильфа" кибетендә талау гамәле кылына. Кибеткә өстенә кара толстовка¸ башына капюшон кигән, битен кара яулык белән каплаган, туры почмаклы формадагы ачык төстәге күзлек кигән, кулына пычак тоткан яшь кеше килеп керә. Ул сатучыдан кассаны ачуын таләп итә, сәүдә залында кеше...

    6 мартта 20:00 сәгать тирәсендә Аксубай бистәсенең Горький урамында урнашкан "Ильфа" кибетендә талау гамәле кылына.

    Кибеткә өстенә кара толстовка¸ башына капюшон кигән, битен кара яулык белән каплаган, туры почмаклы формадагы ачык төстәге күзлек кигән, кулына пычак тоткан яшь кеше килеп керә. Ул сатучыдан кассаны ачуын таләп итә, сәүдә залында кеше юклыктан файдаланып, прилавка янына килеп, бер шешә аракы ала һәм кибеттән йөгереп чыгып та китә.

    - Талаучы кибеттән чыккач, Ленин урамындагы йортлар арасына кереп югала. Кибет хәвеф төймәсе һәм видеокүзәтү камерасы белән җиһазланмаган, - дип шәрехләде җәмәгать иминлеге буенча полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Аксубайлыларга җинаятьчене табуда ярдәм итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Әгәр сез нинди дә булса мәгълүматка ия икәнсез, яшь кешенең кая таба китүен күргән булсагыз, 02, 2-79-74 телефоннары аша кизү частенә шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

    Җинаятьчене якынча тасвирлаган фотороботка игътибар белән карагыз!!! Аерым билгеләре: 30 яшьләр тирәсендәге яшь ир-ат, чандыр гәүдәле, чәче җирән төстә, озын, бөдрә, кара киемнәрдән, күзлеге - ачык төстә, кысасы сары төстәге металлдан эшләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: