Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хатын-кызларны колониягә озаттылар

    Хатын-кызлар: Аксубайдан 37 яшьлек В. һәм Иске Ильдеряктән 36 яшьлек И.гә карата карар чыгарылды. Суд тарафыннан аларга карата билгеләнгән төзәтү эшләрен җәза срогын сөрген колониясендә үтәү белән алмаштырдылар. Хатын-кызларның икесе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм алар суд тарафыннан чыгарылган балигъ булмаган балаларына алимент түләү карарын үтәүдән явызларча баш тарталар....

    Хатын-кызлар: Аксубайдан 37 яшьлек В. һәм Иске Ильдеряктән 36 яшьлек И.гә карата карар чыгарылды.

    Суд тарафыннан аларга карата билгеләнгән төзәтү эшләрен җәза срогын сөрген колониясендә үтәү белән алмаштырдылар.

    Хатын-кызларның икесе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм алар суд тарафыннан чыгарылган балигъ булмаган балаларына алимент түләү карарын үтәүдән явызларча баш тарталар. В.ның балалары дүртәү: өлкән кызына ундүрт яшь, кечесенә - алты. Аксубай район суды белән хатын 2014 елда ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә һәм балаларына балигъ булганчыга кадәр хезмәт хакының яки башка табышының икедән бер өлеше күләмендә алимент түләргә бурычлы була. Әмма хатын суд карарына битараф карый - аны берничә тапкыр суд приставлары хезмәтенә чакырып, җинаять җаваплылыгы турында кисәтәләр. Ике елда В.ның балаларына 300 мең сумнан артык күләмдә бурычы җыела. Әмма ул бер генә тапкыр да бурычын түләргә түгел, балаларын кире кайтарып, туры юлга басарга омтылып карамый, әхлаксыз тормыш алып баруын дәвам итә, рәсми рәвештә беркая да эшкә урнашмый.

    - Хатынны 2015 елның ноябрендә җинаять-башкару инспекциясенә исәпкә куялар. Явыз ният белән алимент түләмәүче буларак, В.га карата төзәтү эшләренә җибәрү турындагы хөкем карары чыгарыла.

    - Хөкем ителүче шәхси эшмәкәргә эшкә урнаштырыла, - дип аңлатма бирде Аксубай УИИ җитәкчесе Венера Яфизова. - Әмма ул эшкә даими йөрми, өстәвенә җинаять инспекциясенә теркәлергә килүдән туктый. Нәтиҗәдә эштән чыгарыла, кабат суд була - дүрт айга төзәтү эшләренә җибәрү сыйфатында бирелгән үтәлеп бетмәгән җәза срогы бер ай да өч көнгә иректән мәхрүм итү карарына алмаштырыла.

    Иске Ильдеряктә яшәүче И. ике ай вакытын сөрген колониясендә үткәрәчәк. Аны җинаять-башкару инспекциясенә исәпкә февраль аенда куялар, суд төзәтү эшләренә җибәрү турындагы хөкем карары чыгара - хатын ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 2013 елның октябреннән алып, балигъ булмаган биш баласына алимент түләү буенча бурычы 400 мең сум җыелган. УИИга исәпкә куйган вакытта хөкем ителүче беркайда да эшләми һәм эшкә урнашырга да җыенмый. Җинаять-башкару инспекциясе тарафыннан даими кискен күзәтү дә аның өчен сабак була алмый - җинаять җәзасын үтәү өчен бирелгән вакыт агымында хатын, аны үтәү түгел, җинаять инспекциясенә теркәлергә дә йөрми. Аны кат-кат кисәтү ясаганнан соң, инспекциягә мәҗбүриләп алып киләләр һәм җәзаны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында кисәтәләр.

    Фото: www.vladtime.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: