Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үгезен сатып акчасыз калган

    Алдакчылар районда яшәүче бер ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең сумнан артык акчасын салдырганнар. Ханым үгезен сатып җибәрмәкче була. Кызы Авитога белдерү урнаштыра. Ике сәгать тә үтми, "сатып алучы" пәйда була - ул үзен Яңа Ибрай авылыннан Олег дип таныштыра. Үгезне 45 мең сумга сатып алырга ышандырып, акчаны ханымның банк картасына...

    Алдакчылар районда яшәүче бер ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең сумнан артык акчасын салдырганнар.

    Ханым үгезен сатып җибәрмәкче була. Кызы Авитога белдерү урнаштыра. Ике сәгать тә үтми, "сатып алучы" пәйда була - ул үзен Яңа Ибрай авылыннан Олег дип таныштыра. Үгезне 45 мең сумга сатып алырга ышандырып, акчаны ханымның банк картасына салырга вәгъдә итә. Начарлык турында берни уйламаган ханым банк картасы номерын хәбәр итә, аннан соң телефонына килгән барлык смс-кодларны аңа юллый. Явыз ниятле кешеләр дүрт сәгать эчендә ханымның саклык кенәгәсеннән 70818 сум акчасын салдырып алалар.

    - Интернетта белдерүләр биргәндә, намуссыз караклар файдаланучының шәхси мәгълүматларын, мисалга, банк картасы яки исәп-хисап счеты номерын белергә омтылулары турында истән чыгармаска кирәк. Бу шәхси һәм финанс иминлеккә куркыныч тудыра, - дип аңлатты полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов.

    Түләүгә реквизитларны алганнан соң караклар, теге яки бу юл белән сездән, банк картасының икенче ягында урнаштырылган яшерен мәгълүматларны һәм шулай ук телефоныгызга смс белән килгән кодларны ачыкларга тырышалар. Шулай ук банкомат янына килеп, алдакчылар сезгә әйтеп торган мәгълүматларны да кертергә ярамый. Алар әйткәнне эшләп сез каракларга үзегезнең акчагызга юл ачасыз. Акчаны алучыга ачылган карта буенча банк аша түләүне гамәлгә ашырганда, аның фамилиясен исемен, атасының исемен һәм карта номерын җыю да җитә. Башка банклар аша түләгәндә башка реквизитлар кирәк булырга мөмкин, аларны банкның ярдәм хезмәте аша да белеп була.

    Фото: kredit-ubanka.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: