Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өч тапкыр ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә, дүрт тапкыр хөкем ителә

    Аксубай суды өч тапкыр ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм элек өч тапкыр хөкемгә тартылган Н.ны гомуми режимдагы колониядә җәза срогын үтү белән ике ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итте. Студент кыз Н.ның тәкъдирле язмышы 1997 елда, 16 яшендә беренче баласы Вераны дөньяга китергәч башлана. Табигый ки, кулында яшь баласы...

    Аксубай суды өч тапкыр ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм элек өч тапкыр хөкемгә тартылган Н.ны гомуми режимдагы колониядә җәза срогын үтү белән ике ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итте.


    Студент кыз Н.ның тәкъдирле язмышы 1997 елда, 16 яшендә беренче баласы Вераны дөньяга китергәч башлана. Табигый ки, кулында яшь баласы булган яшүсмергә чит шәһәрдә яшәве әйтеп бетергесез авыр була.

    Тиздән яшь ана төрмәдә утырып чыккан булачак ирен очрата һәм анардан да ике малай таба. 1999 елда хатын беренче тапкыр канун кысаларын атлап чыга - талау, караклык гамәлен кыла һәм шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителә. Алга таба, 2001 елда кабат җинаять юлына баса - кеше талый - суд аңа карата дүрт елга иректән мәхрүм итү җәсасын чыгара һәм 2004 елда шартлы рәвештә бирелгән хөкем карары реаль срокка үзгәртелә.

    Н.ның моңа кадәр балалар йортында тәрбияләнгән балалары - өлкән кызын һәм ике малаен төрле вакытка гаиләләргә опекунга бирәләр - суд аны ике тапкыр ата-ана хокукыннан мәхрүм итә: спиртлы эчемлекләр куллануга һәвәслеге һәм үзен тәртипсез тоткан өчен.

    Аксубай районындагы туган авылына кайткач, хатын үзеннән 21 яшькә өлкән ир белән гражданлык никахында яши башлый, 2010 елда аңардан да кыз баласы дөньяга килә. Әмма туры юлга баса алмый - хәмер чөмерүен дәвам итә, 2013 елда кызчыкны приютка алалар. Хәтта бу да хатынга сабак булмый. Исерек хәлдә, гаиләдә җән-җал даими кубып тора, еш очракта моңа көнләшү сәбәп була. Ә шуларның берсе фаҗигале тәмамлана. 2015 елның 31 октябрендә Н. үзе эшләгән агрофирма ындыр табагыннан өенә кайта. Малларын ашата. Кичке аштан соң, кул эше алып, телевизор карарга утыра. Кичке сәгать тугыздан соң, өйдәш ире ашыйсы килүен белдерә, хатын урыныннан торып, аш җылыта һәм телевизор каршындагы өстәл артына утыралар, шул ук вакытта табында спиртлы эчемлек тә пәйда була. Ир ит кисү өчен аш бүлмәсеннән пычак алып килүен сорый.

    Ике кешелек төнге табын җән-җал белән тәмамлана - ир яшь хатыныннан көнләшә һәм хатынның бик нык ачуын чыгара. Хатын өстәл өстендә яткан пычакны кулына алып, ирнең корсагына кадый. Нәрсә эшләгәнен абайлап алгач, ашыгыч ярдәм номерын җыя. Ашыгыч ярдәм диспетчеры якыннарының телефон номерларын хәбәр итүен үтенә, Аксубай медиклары килгәнче өйгә авыл фельдшеры килеп зыян күрүчегә беренче ярдәмне күрсәтә, сеңлесе дә килеп җитә. Ирне кан саркып торган тирән яра белән хастаханәгә алып киләләр, пычак мөһим органнарга һәм системаларга зыян китермәгәнме икәнлеген ачыклау өчен, ашыгыч рәвештә операция ясала.

    Ә иртән ир полиция хезмәткәрләренә әлеге уңайдан хатынга карата дәгъвасы булмавы, аның белән судлашып йөрергә теләмәвен белдереп аңлатма яза.

    Гаиләдә пычак кулланып сугышу ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен тагын бер сәбәп була. Н.ның болай да балалар йортында тәрбияләнгән балигъ булмаган кызын шуннан соң опека органнары үз карамакларына алалар. Н.дан судка кадәр бер җиргә дә китмәү турында подписка алына. Әмма бер түбә астында яшәгән ире бераз гына тернәкләнә башлагач - алар икәүләп качып йөри башлыйлар, суд утырышларына килмиләр. Качкыннарны Чистайдан, Н.ның әнисеннән эзлиләр. Әмма вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый.

    Агымдагы елның 12 гыйнваренда хатын эштән кайтып керә һәм өендә иренең үле гәүдәсенә тап була - суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча ир-ат эчке органнарының озакка сузылган авыруыннан соң җан бирүен ачыклый.

    25 февральдә Аксубай район судының чираттагы утырышы булды - үзе белән бер түбә астында яшәгән ирнең сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китергән Н.га карата җәза карары укылды - ул алдагы ике ел да сигез ай вакытын гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк.

    Фото is.gorod-info.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: