Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер литр аракы өчен җәза биргәннәр

    Составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнеше факты буенча район полицейскийлары өч административ эш ачкан. Ике административ эш - Аксубайда көмешкә куучыларга, берсе - Казахстан аракысын ташучыга карата. Россиядә чираттагы тапкыр аракыга акцизларны күтәргәннән соң, акча яратучыларга аны Казахстаннан сатып алып, Татарстанга алып кайту күпкә отышлырак. Хәтта алып кайту чыгымнарын исәпләгәндә...

    Составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнеше факты буенча район полицейскийлары өч административ эш ачкан.

    Ике административ эш - Аксубайда көмешкә куучыларга, берсе - Казахстан аракысын ташучыга карата.

    Россиядә чираттагы тапкыр аракыга акцизларны күтәргәннән соң, акча яратучыларга аны Казахстаннан сатып алып, Татарстанга алып кайту күпкә отышлырак. Хәтта алып кайту чыгымнарын исәпләгәндә дә, аракы бәясе күпкә арзан. Әмма, белгечләр аңлатканча, Казахстан коньягы урынына, буягычлар һәм хушландыргычлар кушылган, күбесенчә составында этил спирты һәм сәламәтлек өчен зарарлы кушылмалар булган сулы-спиртлы эремә саталар. Шуңа күрә ялган аракы эчеп үлеп китүчеләрнең безнең районда да теркәлүе бер дә гаҗәп түгел. Татарстанда суррогат һәм Казахстан аракысына каршы көрәш алып барылуы да очраклы түгел. Моның белән районның хокук саклау хезмәткәрләре дә көрәшә.

    Трассада чираттагы рейд вакытында безнең районда "Renault Logan" автомобиле туктатыла, аның салонында бер литр Казахстан аракысы табыла.

    - Безнең республика территориясендә, контроль сатып алулар яки автомобиль салоннарында табылган һәм "йолып алынган" ялган аракының күләменә бәйсез рәвештә, кискен көрәш алып барыла. Хәтта документларсыз, әмма брендлы акцизлар белән бер литр Казахстан аракысы табылу факты да административ беркетмә төзүгә нигез булды, - дип билгеләп үтте Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән опервәкиле Алексей Ионов. Аракы ташучыга гамәлдәге канун нигезендә штраф түләргә туры киләчәк.

    Район полицейскийларының дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә составында спирт булган суррогат продукциясен канунсыз сату фактларын ачыклауга юнәлдерелгән рейдлары һәм оператив эзләнү чаралары даими үткәрелә. Ел башыннан гына да алар тарафыннан 10 административ һәм 2 җинаять эше кузгатылган.

    Фото static.sakh.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: