Аксубаево
  • Рус Тат
  • 100 литр спирт йолып алганнар

    9 ай эчендә Аксубай полиция хезмәткәрләре аз дигәндә 100 литр ялган аракы йолып алганнар. Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү буенча 30 административ закон бозу очрагы ачыкланган, 2 җинаять эше кузгатылган. Район кешесе исеменә тагын бер җинаять эше ачу карала. Август аенда контрольле тикшерү...

    9 ай эчендә Аксубай полиция хезмәткәрләре аз дигәндә 100 литр ялган аракы йолып алганнар.

    Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү буенча 30 административ закон бозу очрагы ачыкланган, 2 җинаять эше кузгатылган. Район кешесе исеменә тагын бер җинаять эше ачу карала. Август аенда контрольле тикшерү вакытында анардан 1 литр составында спирт булган сыекча йолып алына һәм тикшерүгә җибәрелә - аның нәтиҗәсендә әлеге сыеча куллану өчен зарарлы булып чыга.

    4 нче октябрьдә район трассасында полиция хезмәткәрләре составында спирт булган һәм законсыз йөртелгән 10 литр сыекча йолып алалар. ВАЗ-2107 автомашинасын тикшерү вакытында машина багажнигында ике 5 литрлы канистра табыла, анда этил спирты бар дип исәпләнә. 53 яшьлек машина йөртүче аны үзе өчен алдым дип аңлата.

    7 нче октябрь көнне полиция хезмәткәрләре спирт микъдары булган 90 литр продукция йолып алалар. Район чигендә африка чумасы буенча карантин зонасыннан килгән автомашиналарны контрольләү өчен ветеринария һәм полиция хезмәткәрләре кизү торды. Аксубай-Федоровка автоюлының 28 нче километрында Самара өлкәсендә яшәүче 61 яшьлек ир-ат идарә иткән "Лада Гранта" туктатыла. Аның салонында якынча этил спирты салынган 5 литрлы сыешлыклар табылган.

    - Ләкин закон буенча лицензияләнгән составында спирт булган продукция тиешле документлар булган очракта гына йөртелергә тиеш - бу касса һәм товар чеклары. Шулай булмаган очракта аны туйга, юбилейга яисә башка бәйрәмгә алып барасыз дип аңлатсагыз да, аны шунда ук йолып алачаклар. Безнең республика территориясендә законсыз сату итү һәм ялган аракы белән көрәш кырыс алып барыла, күләменә карамастан, контроль тикшерү вакытында яки машинада алып барганда тотылсагыз, закон нигезендә сезгә штраф түләргә туры киләчәк, - дип билгели Россия МВДның Аксубай районы буенча икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы бүлекнең өлкән оперуполномоченные Алексей Ионов.

    Ел башыннан район территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан 22 литр Казахстан аракысын, 31 литр - РФның башка төбәкләрендә җитештерелгән, 18 литр Татарстанда җитештерелгән аракы һәм 13 литр шәраб йолып алына. 1340 профилактик рейдлар уздырыла, 961 автомашина, 379 сәүдә ноктасы тикшерелә. 22 йорт шартларында ясалган аракы сату факты, 5 - закон белән каралмаган вакытта сату итү факты һәм 2 алкогольне лицензиясез сату фактлары ачыла.

    Районда алкоголь продукциясе, сыра, тәмәке һәм сәламәт яшәү рәвешен профилактикалаучы мобиль төркем эшли. Аның составына башкарма комитет, Дәүләт алкоголь инспекциясе, контроль-тикшерү органнары вәкилләре керә. Ел башыннан мобиль төркем һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан 258 профилактик рейдлар оештырылган.

    Фото: user.vse42.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: