Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    Беренче марттан алып 14 нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 123 хәбәр кергән. Шуларның 12се җинаятьләр маддәсенә туры килә, 8 юл хәрәкәте булган, шуларның берсендә зыян күрүче бар. Беренче март көнне көндез Аксубайда яшәүче берәү сәүдә үзәгеннән ит урлый, ләкин аны ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре...

    Беренче марттан алып 14 нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 123 хәбәр кергән.


    Шуларның 12се җинаятьләр маддәсенә туры килә, 8 юл хәрәкәте булган, шуларның берсендә зыян күрүче бар.

    Беренче март көнне көндез Аксубайда яшәүче берәү сәүдә үзәгеннән ит урлый, ләкин аны ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре шунда ук эләктерәләр. Бу кеше вак караклык өчен административ җаваплылыкка тартылган.

    Аксубайда алдау факты теркәлгән - банкларның берсендә онлайн хезмәтеннән файдаланучы 42 яшьлек ир-атның 7800 сум акчасын салдыралар. Ир сайтта арзанрак авиабилет эзләп, шәхси мәгълүматларын һәм банк картасы реквизитларын бирә. Хәтта "канунсыз" сайтта операцияне дә исбатлый. Шул рәвешле ул акчасыннан да, билеттан да колак кага.

    Интернет-уеннар белән мавыгу да алдакчыларны җәлеп итә. Аксубайдан 15 яшьлек мәктәп укучысы "ангарны" яңа төр "хәрби техника" белән тулыландыру максатыннан билгесез затның электрон акча янчыгына сигез йөз сум акча күчерә. Шуннан соң "сатучы" юкка чыга.

    9 март көнне 7 сәгать 30 минуттан алып 14.00 сәгатькә кадәр Александровка авылында "SteIs" велосипеды урлана. Полиция хезмәткәрләре шикле ир-атны кайнар эздән тоткарлыйлар, ул үз гамәлен таный.

    Алга авылы кешесе үзенең беркатлылыгы аркасында кәрәзле телефонсыз кала. Нурлаттан Аксубайга кайтканда ул машинасына бер кешене утыртып кайта, өенә кайтып җиткәч әлеге билгесез затның машинадан төшкәндә кәрәзле телефонны да эләктереп китүе ачыклана.

    Профилактик рейд барышында, 7 мартта 22 сәгать 30 минутта полиция хезмәткәрләре Нурлат районы кешесе идарә иткән "УАЗ" автомашинасын туктаталар. Аның машина әрҗәсендә раслаучы документлары булмаган тимер торбалар, челтәрле коймалар һәм ике тимер сыешлык табыла. Ир-ат бу әйберләрнең барысын да нефть компаниясе территориясеннән урлаган булуын яшерми.

    Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: