Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    Мартның 28 ннән 11 апрельгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 81 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 9 ы - җинаять маддәсен үз эченә ала, 6 юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. 29 ннан 31 мартка кадәр Октябрь поселогында, билгесез затлар, торак йорт ишеген ватып, өйдән гомуми...

    Мартның 28 ннән 11 апрельгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 81 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 9 ы - җинаять маддәсен үз эченә ала, 6 юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк.


    29 ннан 31 мартка кадәр Октябрь поселогында, билгесез затлар, торак йорт ишеген ватып, өйдән гомуми күләме 1950 сум тәшкил иткән санлы эфиралгыч һәм радиоалгыч урлап чыгалар. Полиция хезмәткәрләре каракның шәхесен кайнар эздән билгелиләр, хатын-кыз үз гаебен таныган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

    Мартның 18 ннән 31 нә кадәр чорда билгесез затлар Иске һәм Яңа Тимошкино авыллары арасында яңа монтажланган, файдалануга тапшырылмаган югары вольтлы электрүткәргеч линияләрдән 173 метр озынлыкта тимерчыбыкларны кисеп алалар. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла.

    Мартның 31 ннән 1 апрельгә каршы төндә "Аксубай Агрофирмасы" ҖЧҖнең "Смена" бүлеге кардасыннан караклар ике баш тана урлыйлар, җинаять эше кузгатылган.

    МЮД поселогында дусларның хәмер кулланып күңел ачу мәҗлесе кәрәзле телефон һәм бер пар резин итек урлау белән тәмамлана. Йорт хуҗасы спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, иптәшенә кунарга китә, ә шешәдәше, форсаттан файдаланып, аның өенә кире килә һәм караклык гамәле кыла.

    7 сеннән 8 апрельгә каршы төндә билгесез кешеләр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Студентлар урамында урнашкан шәхси йортларның берсеннән ике куян урлыйлар.

    8 апрельдән 9 на каршы төндә Иске Тимошкино авылында кеше яшәмәгән йорттан заряд бирү җайланмасы белән шөрепборгыч урлана.

    Аксубайда хәмер кулланган хәлдә автомобиль руле артына утырган машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. Шуңа бәйле Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге исерек машина йөртүчеләргә тап булган очракта ашыгыч рәвештә 02; 2-75-06; 2-79-74 телефоннары буенча кизү частена хәбәр итүне үтенә. Аноним хәбәр итүләр дә кабул ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: