Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    11 ннән 25 апрельгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 115 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның 4 се җинаять маддәсенә туры килә, 2 җинаять эше кузгатылган. 16 апрель көнне Октябрь урамында билгесез кеше аксубайлының бакчада онытылып калган куртка кесәсеннән кәрәзле телефон урлый. 20 апрельдә бер сәүдә үзәге...

    11 ннән 25 апрельгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 115 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның 4 се җинаять маддәсенә туры килә, 2 җинаять эше кузгатылган.


    16 апрель көнне Октябрь урамында билгесез кеше аксубайлының бакчада онытылып калган куртка кесәсеннән кәрәзле телефон урлый.

    20 апрельдә бер сәүдә үзәге киштәсеннән гомуми күләме 312 сум тәшкил иткән дезодорант, савыт юу чарасы һәм йогурт урлана. Карак хатынга карата җинаять эше ачылган.

    22 сеннән 23 нә каршы төндә шәхесе билгеле булмаган зат Татар Сөнчәләсе авылы читендә калдырылган ВАЗ-2107 автомашинасыннан аккумулятор урлый. Полиция хезмәткәрләре аның кем булуын кайнар эздән ачыклыйлар, ул балигъ булмаган яшүсмер булып чыга. Үз гаебен таныган. Ул күптән түгел Иске Мокшино авылында бер гараждан инструментлар да урлаган була.

    Әгәр сезгә югарыда телгә алынган һәм әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02, 2-72-06, 2-79-74 телефоннары аша шалтыратып, Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: