Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    Яңа Аксубайда яшәүче бер ханымның банк картасыннан 3 мең сум акчасын салдырып алу өчен каракларга 10 минут вакыт җитә. Моңа телефонда антивирус юклыгы сәбәп була. Акчасын салдырулары хакында ул килгән смс-хәбәр буенча белә. - Кызганыч, әмма бу район кешеләренең банк картасыннан акча салдыруның бердәнбер очрагы гына түгел, - дип билгеләп...

    Яңа Аксубайда яшәүче бер ханымның банк картасыннан 3 мең сум акчасын салдырып алу өчен каракларга 10 минут вакыт җитә.

    Моңа телефонда антивирус юклыгы сәбәп була. Акчасын салдырулары хакында ул килгән смс-хәбәр буенча белә.

    - Кызганыч, әмма бу район кешеләренең банк картасыннан акча салдыруның бердәнбер очрагы гына түгел, - дип билгеләп үтә полиция җитәкчесе урынбасары подполковник Владимир Семенов. - Иминлек максатларында иң яхшысы теләсә кайсы банкның он-лайн хезмәтеннән баш тарту һәм нинди дә булса операцияләр башкарганда телефонны кулланмау. Мошенниклар информацион технологияләргә ия һәм антивирусниклар белән сакланмаган телефоннардан банк картасы парольләрен уку, гади смс-хәбәрләр буенча карта ияләренең акча кертемнәре һәм счетлары турында бик җиңел белә алалар. Сез антивирусны яңартырга онытып, каракларга юл ачасыз. Әлеге очракта игътибарлылык - акча средствосы сакланышын гарантияли.

    Полиция хезмәткәрләре искәртә: нинди генә очракта да банк картасыннан пин-кодларны хәтта банк хезмәткәрләренә дә ышандырырга ярамый, банк картасын пин-код белән бергә сакламаска, картаны югалткан яки парольне оныткан очракта - ашыгыч рәвештә банкка мөрәҗәгать итеп, картаны ябуны сорарга.

    Фото: bankdirect.pro

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: