Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    Аксубайдагы бер сәүдә үзәгеннән 3 шешә вермут-мартини урлана. Яшь егетнең шешәне рюкзагына салуын һәм касса яныннан түләмичә узып китүен күреп алган кибет хезмәткәре, карак артыннан йөгереп чыга һәм кибет ишеге төбендә басып торучы бер ханымнан полиция хезмәткәрләрен чакыртуын үтенә. Ләкин карак тоттырмый. Угрының кем булуын икенче көнне ачыклыйлар. Ведомстводан тыш...

    Аксубайдагы бер сәүдә үзәгеннән 3 шешә вермут-мартини урлана.

    Яшь егетнең шешәне рюкзагына салуын һәм касса яныннан түләмичә узып китүен күреп алган кибет хезмәткәре, карак артыннан йөгереп чыга һәм кибет ишеге төбендә басып торучы бер ханымнан полиция хезмәткәрләрен чакыртуын үтенә. Ләкин карак тоттырмый. Угрының кем булуын икенче көнне ачыклыйлар.

    Ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме төнге рейд вакытында бүлеккә исерек ир-егетне алып килә, тикшерү эшләре алып барганда мәгълүматлар базасыннан ачыкланганча, 22 яшьлек егетнең моңа кадәр дә канун бозуга бәйле проблемалары булган. Беркетмә төзегәннән соң, аны җибәрәләр, икенче көнне иртә белән сәүдә үзәгендә карак белән йөзгә-йөз очрашкан ханымга аның фотосын күрсәтәләр. Ханым "качкынны" шунда ук танып ала. Егетне тоталар һәм бүлеккә китерәләр. Ул үз гаебен таный: сату үзәгеннән 3 шешә кыйммәтле аракы урлап чыга. Беренче очракта бәясе 900 сум торган вермут-мартини чәлдерә, кибет тирәсендә бераз йөргәннән соң - тагын ике шешә артыннан керә. Җинаять эше ачылган.

    30 июньнән 1 июльгә каршы төндә Яңа Тимошкинодагы товарлыклы-сөтчелек фермасы кардасыннан 6 айлык бозау югала. Сак хезмәткәре булса да, аның зур территориясе төнлә яктыртылмый, территориягә чит кешенең аяк басуын белдерер өчен этләр дә юк. Монда урлау очраклары еш кабатлана, ләкин, полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, җитәкчеләр монардан бернинди нәтиҗә дә ясамыйлар.

    1 июнь көнне полициянең кизү бүлегенә Яңа Ибрайдагы геология оешмасы диспетчерыннан хәбәр килә - хезмәткәрләр монда сейсмотапшыргычлар урнаштыралар, ләкин алар еш сүнә башлый. Геологлар моның сәбәбен үзләре ачыкларга тырышып карыйлар һәм приборлар эшләгән участокка киләләр: һәрберсе 6 шар мең сум торган җиһазлар кырга ташланган була. Бу хулиганлык нияте белән эшләнгән дигән фикер туа. Ләкин бер сейсмотапшыргыч табылмый. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла.

    Фото: kbr.news-r.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: