Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    6 августтан 21нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 126 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 10сы - җинаять маддәсенә туры килә, 4 җинаять эше ачылган. 8 юл-транспорт һаләкәте булган, икесендә зыян күрүчеләр бар. 13 көн эчендә Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә эшләүче геологлар компаниясеннән өч урлау очрагы...

    6 августтан 21нә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 126 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 10сы - җинаять маддәсенә туры килә, 4 җинаять эше ачылган. 8 юл-транспорт һаләкәте булган, икесендә зыян күрүчеләр бар.

    13 көн эчендә Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә эшләүче геологлар компаниясеннән өч урлау очрагы теркәлгән. 9 август көнне кичке 21 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәрле вакыт аралыгында Яңа Аксубай янында урнашкан геологларның "6СТ-132" маркалы аккумуляторларын һәм 200 метр сейсмотикшергеч кабельне урлыйлар. 21 августта Киса һәм Яңа Аксубай авыллары арасында 100 метр сейсмотикшергеч кабель юкка чыга. Белгечләр фикеренчә, андый кабельне хуҗалыкта кер элү өчен куллансаң гына, башкача аның файдасы юк, ә геологларга китергән зыян уннарча мең сум белән исәпләнелә. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре ачылган.

    Районда ике алдау очрагы теркәлгән. Иске Ильдеряк авылында яшәүче бер ханым автокредит түли һәм шуңа күрә бу көнне анарга шалтыратып үзен "банк хезмәткәре" итеп таныштырган кеше бернинди дә шик тудырмый. Шалтыратучы банк карточкасын блокировкадан чыгаруны тәкъдим итеп, якындагы банкомат янына килергә һәм шалтыратырга куша. Ул банкомат урнаштырылган сату үзәгенә килә һәм "банк хезмәткәре" кушуы буенча гомуми күләме якынча 15481 сум тәшкил иткән берничә түләү операциясен гамәлгә ашыра. Акча күчерелгәннән соң, "банк хезмәткәре" телефоны башка җавап бирми.

    Банк белән даими операция ясалган андроидка антивирус программасы урнаштырылмау сәбәпле, Аксубайда яшәүче ханым да зыян күрә. Аның банк картасыннан 3000 сум акчасын салдырып алалар.

    Полициянең дежур частенә җитди хәлләргә генә бәйле түгел, ә шаяртып шалтыратучылар да бар. Ләкин полиция хезмәткәрләренә монардан бер дә кызык түгел. 13 август көнне бер аксубайлы сараеннан велосипедының юкка чыгуы турында хәбәр итә. Ләкин... тикшерү эшләре барышында ачыкланганча, әлеге гражданин алдагы көнне бераз "төшереп алган" була һәм велосипедын кибет янында калдырып китүе турында оныта. Намуслы сатучы, хуҗасыз велосипедны күреп, аны иясе табылгач кире кайтару нияте белән, бина эченә алып керә. Әмма хуҗасының килүен көтеп тормыйча, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыра. Ике көпчәкле транспорт чарасын хуҗасына кайтаралар.

    15 август көнне Аксубай полиция хезмәткәрләре вәхшилек очрагын теркиләр. Иске Савруш авылы зиратыннан билгесез затлар ике кабер өстеннән тимер коймаларны алып чыгалар. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла.

    15 август көнне Рус Кармәтеннән автомобиль урлау турында хәбәр килеп ирешә. ВАЗ-2107 автомашинасы бер авыл кешесенең йорты яныннан юкка чыга. Әлеге автомобильнең кайдалыгы һәм куып китү факты "кайнар эз"дән ачыклана (машина инде Аксубайга кадәр килеп җиткән була). Ә аның тарихы шундыйрак: ике дус бергә исерткеч эчемлек кулланганнан соң, Аксубай кешесе дустының машинасына утырып өенә кадәр кайтырга ниятли. Дустының уяулыгын югалтып, ачкычны машинада калдыруыннан файдаланып калырга уйлый. Әлеге факт буенча да җинаять эше ачылган.

    Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: