Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    22 августтан 4 сентябрьгә кадәрге чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 125 гариза һәм хәбәр кергән, 12се - җинаять җаваплылыгы маддәсенә туры килә, 6 җинаять эше кузгатылган. 13 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 1сендә зыян күрүчеләр бар. Уңышны көзен аны тир түгеп үстерүчеләр генә түгел, ә кыл кыймылдатмаучылар...

    22 августтан 4 сентябрьгә кадәрге чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 125 гариза һәм хәбәр кергән, 12се - җинаять җаваплылыгы маддәсенә туры килә, 6 җинаять эше кузгатылган. 13 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 1сендә зыян күрүчеләр бар.

    Уңышны көзен аны тир түгеп үстерүчеләр генә түгел, ә кыл кыймылдатмаучылар да җыя. Аксубайдагы йортларның берсендә верандадан 30 килограмм суган һәм 7 килограмм сарымсак юкка чыга. Оператив-эзләнү эшләре барышында караклыкта гаепләнгән затның шәхесе билгеле була, ул административ җаваплылыкка тартылган.

    Видеокүзәтү камералары ярдәмендә сәүдә үзәгендә өч урлау очрагын ачу мөмкин булган. 26 августта Аксубайда яшәүче бер ханым 261 сумлык азык-төлек урлый. 3 сентябрь көнне аксубайлы шул ук кибеттән 739 сумлык товар урлап чыга. Өченче факт әлегә ачылмаган - бер сатып алучы сәүдә үзәгендә акча янчыгын онытып калдырган, оператив-эзләнү чаралары алып барыла. Алдагы ике факт буенча шәхесләре ачыкланган угрылар административ җаваплылыкка тартылган.

    Карасу авылы кешесе туганлык мөнәсәбәтләреннән генә түгел, ә кардәшенең банк картасыннан да файдалана. Чираттагы килүендә картаны урлап, аннан 6900 сум акчаны салдыра һәм шуннан соң аны кире урынына куя. Алдашу ачыкланып кына калмый, җинаять эше ачуда сәбәп тә була.

    Иске Саврушта бер гаиләнең күңел ачу мәҗлесе пычак кадау белән тәмамлана. Кызы әтисенең күкрәк читлегенә пычак белән яра ясый. Җинаять эше кузгатылган.

    28ннән 29 нчы августка кашы төндә Иске Тимошкино авылында, хуҗасының йорты янында торган "Ока" автомашинасыннан аккумулятор һәм запас тәгәрмәч урлана. Оператив-эзләнү чаралары алып барыла.

    29 август көнне банк бүлегенә бер ханым ялган 5000 сумлык акча купюрасын тәкъдим итә. Аның сүзләре буенча, бу акча белән анарга түлиләр, ләкин кая икәнен ул хәтерләми. Шуңа күрә Аксубай кешеләренә игътибарлы булу киңәш ителә - әйләнештә ялган акчалар булырга мөмкин.

    29ннан 30 августка каршы төндә Киса авылында кеше яшәми торган йорттан DVD-уйнаткыч урлыйлар. Карак кайнар эздән тотыла, җинаять эше ачу турындагы мәсьәлә хәл ителә.

    Шәхси сак предприятиесенең мобиль төркеме уяулыгы ярдәмендә МЮД авылы ындыр табагыннан 20 капчык ашлык урлау гамәленә киртә куела. Әлеге факт буенча җиңаять эше ачылган.

    Бала тудыру йортында чишенү бүлмәсеннән (анда чит кешеләрнең керүе тыела) бер бала табучы хатынның сумкасыннан 1000 сум акчасы югалган.

    4 сентябрь көнне район үзәгендәге кибет янында калдырылган "ВАЗ" автомашинасы салоныннан 1200 сум акча урлана. Бу гамәлне эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы балигъ булмаган яшүсмерләр кылган.

    Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: