Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    Октябрь аеның ике атнасында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 114 гариза һәм белдерү кергән, шуның 23е җинаять маддәсенә туры килә, 8 җинаять эше ачылган. 29 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, берсендә зыян күрүчеләр бар. Аксубай кешесенең банк картасыннан - 4500 сум, савгачлыныкыннан 6153 сум акча салдырганнар. Ике карта...

    Октябрь аеның ике атнасында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 114 гариза һәм белдерү кергән, шуның 23е җинаять маддәсенә туры килә, 8 җинаять эше ачылган. 29 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, берсендә зыян күрүчеләр бар.

    Аксубай кешесенең банк картасыннан - 4500 сум, савгачлыныкыннан 6153 сум акча салдырганнар. Ике карта иясе дә банк-онлайн хезмәтеннән файдаланган. Полиция хезмәткәрләре аңлатканча, "онлайн" хезмәтеннән файдаланганда иминлекнең гади кагыйдәләрен үтәмәгәндә - телефон номерлары алышынганда, карта паролен өченче кешегә тапшырганда акчаларыгыз алдакчылар кулына китә.

    Аксубайда акчалата бүләкләү хисабына бозыкны кайтаручы "бишенче буын сихерче" пәйда булган. Аксубайда яшәүче бер ханым полициягә, 17сеннән 19 октябрьгә кадәрге вакыт аралыгында алдакчы дәвалаучының, сәламәтлегеңне кире кайтарам дип, аңардан 7 мең сум акча алуы турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә.

    Безнең район территориясендә эшләүче геология компаниясе хезмәткәре "күкрәк читлегенә күпсанлы кадаулы яралар" диагнозы белән Бөгелмә үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Ир-ат биргән мәгълүматларга караганда, аны Иске Тимошкинода вагонда яралаганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: