Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    25 гыйнвардан 10 февральгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлегенә вакыйгалар турында 112 хәбәр һәм гариза кергән, 4 җинаять эше ачылган. 17 юл-транспорт вакыйгасы булган, зыян күрүчеләр юк. 28 гыйнвар көнне көндез аксубайлы сәүдә үзәгеннән дезодорант урлый. Ирне шунда ук эләктерәләр - хокук бозуны ачыклауда анда урнаштырылган видеокүзәтү камерасы ярдәмгә...

    25 гыйнвардан 10 февральгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлегенә вакыйгалар турында 112 хәбәр һәм гариза кергән, 4 җинаять эше ачылган. 17 юл-транспорт вакыйгасы булган, зыян күрүчеләр юк.

    28 гыйнвар көнне көндез аксубайлы сәүдә үзәгеннән дезодорант урлый. Ирне шунда ук эләктерәләр - хокук бозуны ачыклауда анда урнаштырылган видеокүзәтү камерасы ярдәмгә килә. Шул ук сәүдә үзәгенең азык-төлек бүлегеннән 4 февраль көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче, вак караклык очраклары өчен күп тапкыр җаваплылыкка тартылган ир-ат, бер шешә аракы урлый. Каракларның икесе дә административ җаваплылыкка тартылган.

    2 февраль көнне полициянең кизү бүлегенә Яңа Мокшино авылы кешесеннән гариза керә - ирнең банк картасыннан, "Мобильле банк" хезмәтенә теркәлгән телефонын кулланып, 38 мең 700 сум акчасын салдыралар. Оператив тикшерү эшләре барышында караклык кылган кеше ачыклана. Яшь егет үз гаебен таный - ул телефонны машинадан урлый һәм, ирнең сим-картасын кулланып, акчаларны үзенең банк картасына күчерә. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

    3-5 февраль көннәрендә Яңа Тимошкино авылында шәхси хуҗалык амбарыннан билгесез зат электр рубанкасы һәм газ казаны горелкасы урлый. Оператив эзләү эшләре алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: