Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    13 апрель көнне Иске Кармәт авылы кешесеннән хәбәр килеп ирешә. Яшь егет Аксубай бистәсенең Тукай урамыннан барганда, аның каршысына дүрт яшь кеше чыга. Алар 17 яшьлек егеттән, яңа гына сатып алынган һәм кулында булган клавиатураны бирүен таләп итәләр. Егет баш тарткач, аны кыйныйлар. Полиция хезмәткәрләре талаучыларның эзенә шунда ук төшә....

    13 апрель көнне Иске Кармәт авылы кешесеннән хәбәр килеп ирешә. Яшь егет Аксубай бистәсенең Тукай урамыннан барганда, аның каршысына дүрт яшь кеше чыга. Алар 17 яшьлек егеттән, яңа гына сатып алынган һәм кулында булган клавиатураны бирүен таләп итәләр. Егет баш тарткач, аны кыйныйлар. Полиция хезмәткәрләре талаучыларның эзенә шунда ук төшә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

    15 апрель көнне 4 сәгать 15 минутта Иске Үзи авылы кешесеннән авылдашының өендә абыйсының җан-тәслим кылуы турында хәбәр килеп ирешә.

    Оператив-тикшерү төркеме Иске Үзи авылына юл тота - вакыйга урынын караганда, мәетнең корсагы белән идәндә ятуы, ә йөрәк ягына пычак белән яра салынуы ачыклана. - Оператив-эзләү чаралары барышында өч авылдашның бергә кәеф-сафа корып утырулары ачыкланды. Йорт хуҗасы йокларга дип башка бүлмәгә керә, ә аның ике кунагы үзара эләгешеп китәләр, - дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), подполковник Владимир Семенов. - Вакыйга торышы тикшерелә. Үтерүдә шикләнүче - кунакларның берсе - берничә тапкыр суд хөкеменә тартылган 69 яшьлек авыл кешесе. Кеше үтергән өчен 7 ел төрмәдә утырганнан соң, 2015 елда ул авылга кайткан була. Бу факт буенча җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре алып барыла.

    Хатын-кыз мәете табылды Аксубайның үзәк урамында. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә бу хактагы хәбәр 8 апрель көнне "Ашыгыч ярдәм" фельдшерыннан килә. Иртәнге сәгать 6:35тә Мазилин һәм Чапаев урамнары киселешендә көч кулланып үтерү билгеләре булмаган Аксубайда яшәүче 60 яшьлек хатын-кызның мәете табыла. Үлемгә китергән сәбәп ачыклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: